Барлык яңалыклар
Икътисад
15 Май 2019, 11:23

Күпбалалы гаиләләр транспорт салымын түләүдән азат ителәләр

“Демография” милли проекты чикләрендә күпбалалы гаиләләр транспорт салымын түләүдән азат ителәләр.

“Демография” милли проекты чикләрендә күпбалалы гаиләләр транспорт салымын түләүдән азат ителәләр.
Монда сүз гаиләдәге ата-ананың (уллыкка алучының) яки опекунның берсе турында бара. Гаилә күпбалалы дип танылган булырга тиеш. Шушы категориягә кергән гаиләләрне 150 ат көченә тиң җиңел, шулай ук двигатель куәте 125 ат көченә кадәр булган автобусларны кертеп — һәр типтагы бер транспорт средствосын сайлап тарнспорт салымын түләүдән азат итү каралган.
Салым льготасының срогы 2018 елның 1 гыйнварыннан 2024 елның 31 декабренә кадәр.
Льготалар күрсәтүдән республика бюджетына чыгымнар ел саен 150 млн. күләмендә бәһаланган.
Читайте нас: