Барлык яңалыклар
Икътисад
22 апрель 2019, 12:20

Балтачлыларны салымнарын түләргә онытмаска чакыралар

Салым кодексында барлык милек салымнарын бер көндә — 2019 елның 1 декабрендә түләү көне билгеләнгән. Быел бу көн ялга туры килүгә бәйле, кодекска ярашлы, ул беренче эш көне — дүшәмбегә, 2 декабрьгә күчерелә.

Салым кодексында барлык милек салымнарын бер көндә — 2019 елның 1 декабрендә түләү көне билгеләнгән. Быел бу көн ялга туры килүгә бәйле, кодекска ярашлы, ул беренче эш көне — дүшәмбегә, 2 декабрьгә күчерелә.
„Физик шәхесләр өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” Интернет-сервисыннан файдаланучылар, электрон документ әйләнешеннән баш тартмаган кулланучылар салым уведомлениеләрен электрон рәвештә алачаклар. Башка салым түләүчеләргә салым уведомлениеләре яшәү урыны буенча җибәреләчәк һәм почта аша киләчәк.
Салым уведомлениесен алмаган очракта салым түләүчеләр аны шәхсән үзләре теләсә кайсы республикадагы территориаль органга мөрәҗәгать итеп алалалар.
Милеккә салым исәпләүдә килеп туган сораулар булса, салым түләүче үзенең милке урнашкан урын буенча салым органына мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Салым органнарына түбәндәге юлларны кулланып мөрәҗәгать итәргә була:
-электрон юл белән —„Физик шәхесләр өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” аша;
-шәхсән үзе — үзәк офисның операцион залында яки инспекциянең территориаль аерым урынында, шул исәптән, үзегезгә кулай вакытка „кабул итүгә Онлайн-язылу” сервисы аша.
Физик шәхесләрнең милек салымын исәпләү һәм түләү буенча консультацияләрне түбәндәге урыннарга мөрәҗәгать итеп алырга була:
-Контакт-үзәк 8-800-222-2222 (шалтырату бушлай).
Республика салым испекциясе идарәлегенең „кайнар линия” нең бердәм төбәк номерына 8 (347) 226-38-00.
Читайте нас: