Балтач таңнары
+1 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 апрель 2019, 18:54
НДФЛ-дан котылу шул булыр микән?
Русиядә түбән эш хакы алып эшләүчеләрне физик затлар кеременә салым түләүдән (НДФЛ) азат итәргә мөмкиннәр.
Русиядә түбән эш хакы алып эшләүчеләрне физик затлар кеременә салым түләүдән (НДФЛ) азат итәргә мөмкиннәр.
Кемнең эш хакы салым түләгәннән соң яшәү минимумыннан түбән кала (13 мең сумнан азрак алып эшли),
яңалык шуларга кагыла. Хезмәт кодексына ярашлы, эш бирүче хезмәткәренә минималь хезмәт хакыннан да азрак эш хакы түләмәскә тиеш. Ул әлеге вакытта 11 300 сум тәшкил итә. Салым тотылып калганнан соң хезмәткәрләр кулларына 9,800 сум гына тере акча алалар.
Росстат хәбәр итүенчә, Русиядә бүген 11 млн кеше шундый эш хакына эшләп йөри.
Белгечләр алардан салым түләтмәү гадел булыр иде, дип саный, әмма закон кабул ителә калса, чын эш хакын яшереп, салым түләмәс өчен конвертларда алучылар күбәячәк, диләр.
Былтыр РФ Хезмәт министры Максим Топилин минималь хезмәт хакын күтәрергә кирәк, дип тәкъим итте, әмма быел февраль аенда Хөкүмәттә аны индексацияләү мөмкинлеге әлегә каралмый, дип белдерделәр.
Чыганак: “Өмет” гәзите.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде