Балтач таңнары
+11 °С
Болытлы
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 апрель 2019, 11:51
Русиялеләр лаеклы тормыш өчен кирәкле хезмәт хакын атаган
Русиялеләргә аена уртача 66 мең сум чамасы эш хакы алырга кирәк – лаеклы тормыш өчен шул җитә.
Русиялеләргә аена уртача 66 мең сум чамасы эш хакы алырга кирәк – лаеклы тормыш өчен шул җитә.
Мәскәүләргә моның өчен 100 мең тирәсе, ә Санкт-Петербургта яшәүчеләргә 91 мең сум кирәк. Бу хакта Русия Хөкүмәте карамагындагы Финанс университеты үткәргән тикшеренү мәгълүматларына сылтанма белән «Российская газета» басмасы
хәбәр итә.
Гражданнарга «Лаеклы яшәү өчен сезнең шәһәрдә кеше күпме эш хакы алырга тиеш?» дигән сорау бирелгән.
«Петербургта һәм Мәскәүдә генә түгел, башкалага якын урнашкан Химки, Балашиха һәм Подольск шәһәрләрендә дә теләгән хезмәт хакының иң югары уртача күрсәткечләре билгеләнгән. Барнаулда һәм Якутскида яшәүчеләр аена — 55 мең, Улан-Удеда — 54 мең, Читада 50 мең сумга риза», — дип ачыклык керткән Финанс университеты проректоры Алексей Зубец.
Тикшеренү барышында яшәү сыйфаты стандартын тәшкил иткән төп уңайлыклар җыелмасы билгеләнгән. Алар — шәхси йортның яки машинаның булуы, сыйфатлы дәва һәм белем алу мөмкинлеге, яхшы туклану, шул исәптән кафеларда һәм рестораннарда, спорт яки яраткан эш белән шөгыльләнү, театрга, күргәзмәгә йөрү, кызыклы эш, сәяхәт итү.
Зур һәм урта шәһәрләрдә яшәгән русиялеләрнең 24 проценты лаеклы дәрәҗәгә өлгәшүен билгели, 19 проценты алдагы биш елда шуңа якынлашырга ниятли, 48 проценты беркайчан да моңа ирешмәве хакында хәбәр итә.
Мул тормышта яшәүгә өлгәштек дип раслаган кешеләрнең күпчелеге Казанда, Мәскәүдә, Грозныйда, Махачкалада һәм Симферопольдә билгеләнгән. Алдагы биш елда килемнең лаеклы дәрәҗәсенә өлгәшүенә ышанганнарның күбесе Владивостокта, Хабаровскида, Читада, Красноярскида һәм Якутскида яши.
Чыганак: «Башинформ» агентлыгы.
P.S. Сезнең эшләп тапканыгыз лаеклы яшәргә җитәме, җәмәгать?
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши