Барлык яңалыклар
Икътисад
11 апрель 2019, 18:32

”Бабаян миченнән чыккан икмәк” кибете сатып алучыларны көтә

Бүген Иске Балтачта эшкуар Артур Бабаянның икмәк белән сәүдә итү кбетен ачу тантанасы үтте.

Бүген Иске Балтачта эшкуар Артур Бабаянның икмәк белән сәүдә итү кбетен ачу тантанасы үтте.

Шәхси эшкуар Артур Бабаян 2012нче елдан алып икмәк пешерү эше белән шөгыльләнә. Артур Эдикович район үзәгенең „Табыш” магазины янында урнашкан сәүдә ноктасында икмәк сату кибетен ачты. ”Бабаян миченнән чыккан икмәк” кибете бүген тантаналы шартларда ачылды.
Продукцияне җитештерү бер көч таләп итсә, аны сатып алучыга җиткерү икенче мәсьәлә. Әлегә кадәр Артур Бабаян үзләренең мини-пекарнясында пешерелгән икмәкне безнең районнан тыш, күрше Аскын районында урнашкан „Монетка”, „Полушка”, „Магнит” сәүдә үзәкләренә илтеп тапшыра иде. Җитештерелгән продукция сатып алучыга барып җиткәнче урау юллар уза. Күпме акча, вакыт сарыф ителә. Тәвәккәл эшкуар бу четерекле мәсьәләне хәл итү йөзеннән икмәк кибете ачарга карар итә дә инде. Бүген ул җитештергән продукциясен үзе сата
— Безнең кибетнең ишекләре 9 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр ачык. Сатып алучыларыбызга дүрт төрле икмәк тәкъдим итәбез. Ләвәш, төрле мич ашлары пешерәбез. Ассортиментыбыз бай. Һәр өстәлдә мичтән генә чыккан җылы икмәк булсын өчен тырышабыз, — ди Артур Бабаян.



Икмәк кибетен тантаналы шартларда ачу чарасында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, район советы рәисе, „Балтач таңнары” гәзите редакторы Рөстәм Вәлиев, Икúтисади үсеш, эшкуарлык hәм сатып алулар бүлеге начальнигы Салих Имаевлар катнаштылар. Шәхси эшкуарның гаилә дуслары, туганнары әлеге шатлыклы мизгел уңаеннан тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр.
—Икмәктән башка тормыш юк. Эшегез уң булсын, сатып алучыларыгыз күп булсын, — дигән теләкләрен юллады алар.
Бүген тәвәккәлләр заманы. Артур Бабаян кебек үз эшен ачып, үз юлын ярганнар гына алга бара ала.
Читайте нас: