Барлык яңалыклар
Икътисад
8 апрель 2019, 17:10

Сәйтәк авылы чишмәсен төзекләндерүгә бүленгән акча дөрес тотынылганмы?

Туган җир һәр кешегә кадерле. Үземнең туган авылым Сәйтәктәге “Әшрәф хәзрәт” чишмәсе белән горурланам.

Туган җир һәр кешегә кадерле. Үземнең туган авылым Сәйтәктәге “Әшрәф хәзрәт” чишмәсе белән горурланам.
Авылым халкы элек-электән бик уңган, эш сөючән һәм киң күңелле, юмартлыгы белән билгеле. Туган җиренә битараф булмаган кешеләр бик күп. Зиратларны чистарту, авыл өмәләренә һәркем ярдәм итә. Оештыручы гына булсын. Авылыбызда өч зират бар. Чит җирләрдә яшәүче авылдашлар ярдәме һәм авылда яшәүчеләр көче белән зиратның яртысы матур итеп эшләнде. Матди ярдәм күрсәткән барлык авылдашларга зур рәхмәт белдерәсе килә.
Мине борчыганы тәмле сулы чишмәбез. Көненә 100ләгән машина белән тирә-яклардан гына түгел, чит республикадан да суга киләләр. Чит җирләрдән килгән кешеләр алдында, чишмәбез матур булса иде. Кызганычка каршы, ниндидер кешеләр килеп, аны кирегә коймалап киттеләр.
Районыбызда “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе эшли (җитәкчесе Илнур Сираев). Һәм алар һәр авыл советына акча бүләләр. Сәйтәк авыл советына да 87 мең сум акча бүленде. Клубта, авыл халкы җыенында, күпчелек тавыш белән, чишмәне коймалап алырга дигән карар кабул иттек. Үзебезнең көч белән эшлибез, бушка, бары материалга гына тотарбыз акчаны дип ризалык бирдек. Авыл биләмәсе башлыгы, кемнедер яллап, 2017 елның яз аенда айнык булмаган егетләр килеп аркылы эретеп ябыштырып, кирегә каратып койма тотып, ике данә кадак белән, чишмәбезне мыскыл итеп киттеләр.
Район җитәкчесенә дә, партиянең урындагы бүлекчәсенә дә мөрәҗәгать итеп карадык, бер җавап та алалмадык.
Коймалары бөгелеп бетте, суммасы туры килми.
Без сезгә, журналистларга язып, гәзиттә бастырып чыгаруыгызны сорыйбыз. Партия акчасын дөрес итеп кулланып, тикшереп кабул итсен иде. Бу киләчәк өчен дә сабак булсын иде. Эчәр сулар, зиратлар өчен бүленгән акчаны үз кирәгенә кулланмасыннар иде.
Үзебез өчен, балаларыбыз, оныкларыбыз өчен матурлыкны саклап калсак иде. Сездән җавап көтеп Гөлфизә апагыз САЯПОВА.
Әлеге хат белән район Хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары Альбирт Хәмитовка мөрәҗәгать иттек һәм ул безгә түбәндәгеләрне әйтте:
—Әйе, „Реаль эшләр” проекты чикләрендә 2017 елда Сәйтәк авыл биләмәсенә караган Сәйтәк авылында, хат авторы күтәргән мәсьәлә буенча халык җыены үтте, чишмәне төзекләндерү турында карар кабул ителде. Бу максатларга сиксән җиде мең сум акча бүленде. Ул вакыттагы авыл биләмәсе башлыгы бер оешма белән килешү төзеп, смета эшләтеп, шушы эшне башкарып чыктылар.
Язылганнар дөрес.

Читайте нас: