Барлык яңалыклар
Икътисад
1 апрель 2019, 14:04

1 апрельдән Башкортстанда социаль пенсиялар артты

1 апрельдән пенсионерларга социаль пенсияләр 2 процентка индексацияләнә, дип искә төшерделәр Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсендә.

1 апрельдән пенсионерларга социаль пенсияләр 2 процентка индексацияләнә, дип искә төшерделәр Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсендә.

Бөгеннән чакыру буенча хәрби хезмәт үткән хәрби хезмәткәрләрнең, Бөек Ватан сугышында катнашканнарның, радиация һәм техноген һәлакәтләрдә зыян күргән гражданнарның дәүләт пенсияларе, шулай ук социаль пенсияларнең үсүенә бәйле башка түләүләр арта.

Моннан тыш, 1 апрельдән Русия Федерациясе Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына, Русиянең Хезмәт Геройларына, өч дәрәҗәле Дан ордены һәм I дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнгән гражданнарга өстәмә айлык матди тәэминат күләме индексацияләнә.

Республиканың 101 мең пенсионеры, шул исәптән, социаль пенсия алган 93 мең пенсионер арттырылган пенсия алырга тиеш.

«Арттырылган пенсия түләү өчен республика финанслау белән тулы күләмдә тәэмин ителгән», — диде Башкортстан бүлекчәсе идарәчесе Фоат Хантимеров.

Чыганак: “Башинформ” агентлыгы.
Читайте нас: