Барлык яңалыклар
Икътисад
27 март 2019, 17:33

Балтачта эшкуарлыкны үстерү турында сөйләштеләр

Балтач районында 316 эшкуарлык субъекты теркәлгән. Былтыр малтабарлар барлыгы 47 миллион сум күләмендә салымнар түләгән. Бүген Балтачта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре күтерелгән район киңәшмәсе узды.

Балтач районында 316 эшкуарлык субъекты теркәлгән. Былтыр малтабарлар барлыгы 47 миллион сум күләмендә салымнар түләгән. Бүген Балтачта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре күтәрелгән район киңәшмәсе узды.


—Район Хакимиятенең эшчәнлеген эшкуарлыкны үстерү нәтиҗәләренә дә карап билгелиләр. Димәк, без район җитәкчелеге һәм халык ышанычын акларга тиешбез. Уңышларыбыз социаль юнәлештә никадәр нәтиҗәле эшләвебездзән тора. Халыкка эш урыннары булдыру, төрле хезмәт күрсәтү безнең төп бурыч,—диде районның эшкуарлар советы рәисе Марат Хәйруллин, малтабарларның район киңәшмәсендә ясаган чыгышында.
Чыгыш ясаучы билгеләвенчә, моннан берничә ел элек эшкуарларга халык беркадәр кире карашта иде. Ә бүген бу юнәлеш икътисадның төп тармагын тәшкил итә. Аны үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтелә. 2017 елда гына районда 11 граждан стартап программасы буенча ярдәм алган. Былтыр янә 5 эшкуарга мондый ярдәм күрсәтелгән. Бүген үсешкән эшкуарларның берсе дә көнендә кала төземәгән. Барысы да эшләрен үз көчләре, йә булмаса зур булмаган күләмдәге ярдәмнән башлап җибәргән. Район җирлегендә эшкуарлыкның уңышлы эшләп килгән эре субъектлары бар. Мәсәлән, “Мичуринское” җәмгыяте Сәйтәк дуңгызчылык комплексында бүген 150 райондашыбыз эшли. Биредә маллар саны 19 мең баштан артык. Ә хезмәткәрләр аена уртача 30 мең сумга якын хезмәт хакы ала. “Сәйтәк кирпеч җитештерү заводы” җәмгыяте дә тернәкле эшкуарлык субъектларының берсе. Әлеге вакытта заводта 70 кеше эшли. Хезмәткәрләр санын 100гә җиткерергә исәплиләр. Завод елына 20 миллион данә кирпеч җитештерү куәтенә ия.
Эшкуарлыкны үстерү юнәлешендәге дәүләт программалары бихисап, ләкин безнең район “Урал арты һәм төньяк җирлекләрен яклау” программасына кертелмәгән. Ә безнең район бит республиканың төньягында! Бу аңлашылмаучылыкны Марат Хәйруллин киңәшмәдә катнашучы республика Хөкүмәте вәкиленә юллады.
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев билгеләвенчә, кече бизнесны үстерү җитәкчелекнең төп юнәлеше булып кала. Бүген район җирлегендә 316 эшкарлык субъекты теркәлгән. 2018 ел дәвамында алар саны 75кә арткан. Эшкуарлык тармакларында 2688 кеше хезмәт сала. Былтыр малтабарлар барлыгы 47 миллион сум күләмендә салымнар түләгәннәр.
Эшкуарларның күпчелеге сәүдә белән шөгыльләнә, төзелеш материаллары җитештерүчеләр, төрле җиһазлар ясаучылар, транспорт хезмәте күрсәтүче, автосервис тотучы , авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр бар.
Авыл хуҗалыгы куллану кооперативларын үстерү менеджеры Рөстәм Ульданов билгеләвенчә, кооперативлар да эшкуарлыкның бер тармагы. Былтыр республика буенча 116 авыл хуҗалыгы кооперативы барлыгы 300 миллион сум күләмендә грантка ия булган. Моның икесе безнең район җирлегендә барлыкка килгән кооперативлар.
Киңәмәдә Башкортстан Республикасы Эшкуарлык, туризм дәүләт комитетының эшкуарлыкны программалы үстерү бүлеге начальнигы Марина Жиленко катнашты. Балтач малтабарларын эшкарлыкны үстерү программалары белән таныштырды. Шулай ук ул малтабарларны эшкуар статусын кабат яклап тору кирәклеге турында искәртте. Эшкуар статусы булмаган малтабар дәүләт ярдәменә өмет итә алмый.
Тәтешле районы Хакимияте икътисад бүлеге әйдәүче белгече Гүзәл Мәхмүтова, Аскын райорны эшкуарлар советы рәисе Ришат Галләмов та хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаштылар.
Киңәшмәне район Хакимиятенең территориаль финанс идарәсе начальнигы Альбирт Хәмитов алып барды.
Соңгы дүрт елда районда өченче тапкыр мондый кииңәшмә узды. Мондый очрашулар бизнес белән шөгыльләнүчеләргә алга таба үсәргә, камилләшергә, хезмәттәшлек даирәсен булдыруда ярдәм итә, дигән фикердә таралышты эшкуарлар.
Киәшмәдәгеләр Балтач районы эшкуарлар җитештергән продукцияне туплаган күргәзмә экспонатлары белән дә танышты.
Читайте нас: