Барлык яңалыклар
Икътисад
22 март 2019, 11:53

Балтачта әзер сөт продукциясе чыгару цехы ачу проекты хупланды

Кичә район хакимиятендә узган «Инвестиция сәгате»ндә Балтачта әзер сөт продукциясе чыгару цехы ачу мәсьәләсе каралды.

Республика Башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров: „Инвестицияләр җәлеп итү — иң мөһим бурычларыбызның берсе. Инвестиция проектлары системасын җайга салыйк. Халыкның реаль керемен күтәрү мәсьәләсен яңа эш урыннары һәм инвестицияләр исәбенә генә хәл итәргә мөмкин. Хакимият башлыкларының эшен шул исәптән инвестицияләрне ничек җәлеп итүләре, урыннарда яңа эш урыннары булдыру максатында нинди эш алып баруларына карап да бәяләячәкбез”—дигән максат куйган иде.

Республика җитәкчесе куйган максатларны тормышка ашыруга ярашлы, урыннарда «Инвестиция сәгате» форматында очрашулар үтә. Район хакимиятендә махсус комиссия булдырылган.
Пәнҗешәмбе көнне узган «Инвестиция сәгате»ндә Иске Балтачта әзер сөт продукциясе чыгару цехы ачу мәсьәләсе каралган. Эшкуар Илдар Акберов шушы максатка инвестиция юнәлтмәкче.
Табыш алу проекты(доходогенерирующие проекты) программасы чикләрендә эшкуар грант алып, “АКБАР” авыл хуҗалыгы куллану кооперативы оештырды. Аның максаты әзер сөт продук циясе чыгару цехы ачу. Предприятиедә әлеге вакытта цехны җиһазландыру эшләре , шулай ук әзер продукциягә лицензия алу процедурасы бара. Максатлар тормышка ашкан очракта, „АКБАР” май ае урталарыннан кулланучыга әзер продукция тәкъдим итә башлаячак. Сәүдә нокталары киштәләрен „АКБАР”ның төргәкләнгән сөт, каймак, йогырт кебек эшәләнмәләре дә тулыландырачак дигән сүз. Инвестор максатлары комиссия тарафыннан берсүзсез хуплау тапты.
Шулай ук «Инвестиция сәгате»ндә Штәндедән Рафаэль Әхмәтов үз максатлары белән уртаклашты. Ул утырту максатлары өчен бәрәңге җитештерергә исәпли. Тик җир мәйданын рәсмиләштерү белән проблема килеп туган. Инвесторга ярдәм итү йөзеннән, тиешле ведомстволарга һәм Штәнде авыл җирлеге хакимиятенә мәсьәләне хәл итәргә кушылды.
Читайте нас: