Барлык яңалыклар
Икътисад
21 март 2019, 11:35

Башкортстанда табибларга түләүләр турында закон проекты эшләнгән

Башкортстан Саулык саклау министрлыгы сайтында табибларга копенсация түләүләре турында закон проекты басылган. Монда сүз республика авылларына, эшчеләр касабаларына, шәһәр тибындагы касабаларга яки 50 меңгә кадәр кеше яшәгән кадәр зур булмаган шәһәрләргә күченеп эшкә килгән 50 яшькә кадәр медицина хезмәткәрләренә түләүләр турында бара.

Башкортстан Саулык саклау министрлыгы сайтында табибларга компенсация түләүләре турында закон проекты басылган. Монда сүз республика авылларына, эшчеләр касабаларына, шәһәр тибындагы касабаларга яки 50 меңгә кадәр кеше яшәгән кадәр зур булмаган шәһәрләргә күченеп эшкә килгән 50 яшькә кадәр медицина хезмәткәрләренә түләүләр турында бара.
ГОРОБЗОР.Ру хәбәр итүенчә, бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләренә финанслау федераль һәм республика бюджетлары исәбенә башкарылачак. Әлеге вакытта документ Башкортстан Башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбировның кул куюын көтә.
Республика Саулык саклау министры вазифаларын башкаручы Максим Забелин билгеләвенчә, шәһәрдән читтә табиблар һәм ашыгыч ярдәм фельдшерлары дефициты актуаль кала. Ул респбуликада проблеманы хәл итү өчен „Земство фельдшеры” һәм „Земство докторы” программалары эшен дәвам итүе турында белдергән.
Максим Забелин әйтүе буенча, агымдагы елда „Земство докторы” программасы буенча 99 табиб берәр миллион сум алачак, ун фельдшерга 500 мең сум акча бүленәчәк. „Земство фельдшеры” программасы буенча 55 фельдшер 500 мең сум яклау алачак.
Аида ХӘЙРТДИНОВА әзерләде.
Читайте нас: