Барлык яңалыклар
Икътисад
20 март 2019, 13:45

Балтачта да инвестиция сәгатьләре үтәчәк

“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, Республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров төбәкнең һәр муниципалитетында атна саен инвестиция сәгәтьләрен үткәрергә тәкъдим итте.

“Башинформ”агентлыгы хәбәр итүенчә, Республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров төбәкнең һәр муниципалитетында атна саен инвестиция сәгәтьләрен үткәрергә тәкъдим итте.
Хөкүмәт структуралары дәрәҗәсендә инвесторлар белән «Инвестиция сәгате» форматындагы очрашулар былтыр ноябрьдән алып үткәрелә. Инвестицияләр җәлеп итү — аларның мөһим эш юнәлешләренең берсе.
Республика Башлыгы вазифасын башкаручы сүзләренчә, хәзер муниципалитетларда да бу эшне тәртипкә салырга вакыт җиткән.
«Күзгә күренеп торган җитешсезлек — муниципалитетларның бизнес белән мотивация бәйләнешенең көчсез булуы. Безгә шушы бәйләнешне тәэмин итү өчен каты регламент булдыру мөһим. Һәр пәнҗешәмбе иртәнге сәгать 11дә мунициапаль берәмлектә инвесторлар һәм районның бизнес вәкилләре белән инвестиция сәгатен үткәрергә кирәк. Оештырылган утырышларда тәҗрибә алышу өчен республиканың «Инвестиция сәгате» вәкилләре катнашырга тиеш. Инвестиция сәгате йөкләмәләр теркәлгән протокол кабул итү менән тәмамланырга тиеш. Моның белән без ике бурычны хәл итәбез: сезне эшкуарлыкка якынайтабыз һәм бизнес өчен шартлар булдырабыз. Бөтен хакимият башлыкларыннан җир, мөлкәт, оештыру ресурсларын ачуларын сорыйм», — диде Радий Фәрит улы.
Хәтергә төшереп үтик: беренче муниципаль «Инвестиция сәгате» 14 мартта Кушнаренко авылында үтте.
Читайте нас: