Барлык яңалыклар
Икътисад
12 март 2019, 13:33

"Инвестиция сәгате" – һәр район, шәһәрдә үтәчәк

Кичә, 11нче мартта, республикага инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләсенә багышланган чаралар үткән.

Кичә, 11нче мартта, республикага инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләсенә багышланган чаралар үткән.

Аларны йомгаклап, Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Стратегик башлангычлар агентлыгының генераль директор Светлана Чупшева һәм “Эшлекле Русия” Гомумрусия Русия җәмәгать оешмасының рәистәше Андрей Назаров журналистлар өчен брифинг үткәргән.

Сорауларга җавап бирү барышында Радий Фәрит улы үзенчәлекле яңалык та җиткергән: “Инвестиция сәгате” моннан соң муниципалитетларда да атна саен үткәреләчәк”.

– Район, шәһәр башлыклары төбәккә инвестиция җәлеп итү мәсьәләсенә бик җитди карарга тиеш, – дигән республика җитәкчесе. – Без Хөкүмәттә “Инвестиция сәгате”н дүрт айдан артык үткәрәбез, аның файдасы зур. Шуннан чыгып, бу чараны хәзер һәр район, шәһәр башлыгына кече җомга төшкә кадәр үткәрү бурычы куела. Кичке сәгать 5-тән 7-гә кадәр гомум республиканыкы үтәчәк.
Аида ХӘЙРТДИНОВА әзерләде.
Читайте нас: