—“Халыкара кооперация һәм экспорт” проекты кысаларында ил сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы эчке һәм тышкы базарда сыйфатлы һәм лаеклы бәяле продуктлар тәкъдим итәргә тиеш, – диде вице-премьер. – Моның өчен федераль бюджеттан 2019-24 елларга 422 миллиард сум акча бүленә. Дәүләт ярдәме югары технологияле, экспортка юнәлеш тоткан җитештерү булдыру буенча инвестицион программаларны гамәлгә ашыруда коммерция кредитлары буенча процент ставкаларын субсидияләү, шулай ук, экспорт кредитларын страховкалау килешүләре буенча страховка премиясенең бер өлешен компенсацияләү төрендә күрсәтеләчәк. Бу Русия җитештерүчеләре өчен кредит ресурслары уңайлылыгын тәэмин итәргә, көндәшлек өчен тигез шартлар булдыруга ярдәм итәчәк.