Барлык яңалыклар
Икътисад
28 февраль 2019, 12:46

Балтач районы янәшәсендә балыкчылык фермасы булдырылачак

Аскын районының Балтач районы белән чиктәш Арбаш авылында балыкчылык фермасы төзү эшләре бара. Биредә керкә балыгы үрчетеп үстерәчәкләр.

Аскын районының Балтач районы белән чиктәш Арбаш авылында балыкчылык фермасы төзү эшләре бара.


Республикада киң билгеле эшкуар Иван Лаврентьев Ар елгасында (керкә) форель үрчетәчәк, дип яза "Кызыл таң".


– Табигать байлыкларын нәтиҗәле куллана беләбезме? Авыл тирәсендәге урман, күл-елгалардан күпме табыш алып булыр иде. Бу турыда уйланганыбыз да юк. Һәм бу безнең зур хатабыз, – ди утыз елдан артык гомерен балыкчылык тармагына багышлаган Иван Лаврентьев.


Ничә еллар буе тыныч кына агып яткан Ар елга-сының шифасы турында Арбаш авылы халкы күптән-нән сөйләгән. Ләкин затлы балыклар үрчетүгә иң яхшы шартлар нәкъ биредә, дип кем уйласын инде?! Һәр эшнең рәтен белеп, җиренә җиткереп башкарган, табигать байлыкларын файдалана белгән Иван Лаврентьев 1976 елда урман техникумында укыган чорда районга практикага килә. Әле шул вакытта ук яшь егет биредә елга-күлләрнең күп-легенә игътибар итә. Икенче тапкыр Арбашка үзенең якын дусты, әлеге авыл кияве белән килә. Инде ныклап балык үрчетүгә тотынган, берничә фермасын ачкан кеше буларак, биредәге елганың суын тикшереп карарга була ул. Менә шулай Иван Лаврентьев районда форель үрчетүгә иң идеаль шартлар барлыгын белә, ә Арбаш халкы авылның киләчәгенә өмет баглый башлый. Арбаш авылында “Бельский рыбхоз” оешмасы 3 буа будырып, форель үрчетергә ниятли. Каналлар төзү эшенә балыкчылар инде ныклап тотынган. 130 метрлы ике канал әзер, ә 80 метрлы өченчесендә кызу эш кайный. 20 мартка, бер каналны ачып, балык җибә­рәчәкбез, ди Иван Лав­рентьев.

Район хакимияте тарафыннан да әлеге эш хуплана.


– Аскында балык үрчетү өчен шартлар күп. Районда балыкчылык хуҗалыгы оештыру башка эшкуарларга үрнәк, район буенча шундый ук буалар төзүгә этәргеч булыр, дип уйлыйбыз. Безнең эшнең ахыргы максаты – экологик яктан чиста продукция җитештерү һәм өстәмә эш урыннары булдыру, – дигән "Кызыл таң" хәбәрчесенә район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы һәм икътисад буенча урынбасары Владислав Гыйльванов.

Биредә керкәнең, уылдыктан башлап, үсеп җит­кән балыкка кадәр ике төрен җитештерү планлаштырыла. Үзләрен инкубация ысулы белән үрчетеп, уылдык алып, орлыкландыру карал­ган. Сөләйман балыгы, ала балык төрләрен үстерәчәкләр. Елына 2 миллионга кадәр маймыч, 50 тонна балык үрчетү планлаштырыла. Ял итү урыннары булдыруны да күз уңында тота эшкуарлар.


Бу эштә табыш алганчы җиде кат тир түгәргә кирәк. Балык бизнесы бик четерекле һәм күп вакыт таләп итә. Нәтиҗәгә ирешү өчен тиешле климат шартлары тудырырга, барлык техник таләпләрнең үтәлешен тәэмин итәргә кирәк. Монда Иван Алексеевичка ярдәмгә улы Роман килә. Әтисенең уң кулы да, “Бельский рыбхоз”ның мөдире дә ул. Яшь кенә булуына карамастан, куелган бурычларны җи-ренә җиткереп, намус белән башкара Роман. Каналларны булдыру эшләре тие-шенчә оештырылган, техника күп, эш уңай бара, ди ул. Әйткәндәй, урындагы яшьләрне дә алганнар. Киләчәктә 10 яңа эш урыны булачак, хезмәткәрләрне балыкчылык эшенә өйрә­тәчәк­без, укытачакбыз, ди эшкуарлар.


Республикабыз балыкчылыкны үстерү өчен зур мөмкинлекләргә ия – бездә меңләгән елга һәм күл, йөзләрчә буа, дистәләгән сусаклагыч бар. Алар балыкчылыкны үстерүдә уңыш нигезе кебек тоелса да, әлеге юнәлешкә әлләни әһәмият бирелми. Бу Русиядә аквакультураны үстерү, тармакка инвесторлар җәлеп итү, селекция-токымчылык эшчәнлеген көйләү, ясалма сулыклар булдыру буенча төпле закон һәм норматив актларның җитеш-мәве белән дә бәйле, әл-бәттә. Шулай да соңгы елларда балыкларны товар буларак җитештерү күләме берникадәр артты. Башкортстанда әлеге тармакны җанландыруда төньяк-көн­чыгыш һәм Урал аръягы районнарына зуррак өмет баглана.


– Бу районнарның һәрберсендә бишәр-алтышар, унар хуҗалык оештырып, меңнәрчә тонна балык үрчетеп була, – ди Иван Алексеевич.

Хезмәтләре игелекле һәм халык өчен кирәкле аларның – яхшы балык белән тәэмин итү, республиканың табигый байлыкларын үстерү, авыл халкына эш бирү. Бүген бу тармак һәм мондый эшкуарлар дәүләт дәрәҗәсендә эшне законнар ярдәмендә көйләүгә аеруча мохтаҗ.

Белешмә өчен: Арбаш Иске Балтачтан 40 километр ераклыкта. Балтач районының Якүнә авылыннан Арбаш ике километр ераклыкта урнашкан.


Читайте нас: