—Сәйтәктәге кирпеч җитештерү заводының икенче сулышы ачылуы район өчен әһәмиятле вакыйга. Шундый зур мөмкинлекләргә ия булган объектны бүген тик утырту килешми. Заводның алдагы көннәре өметле булсын. Район икътисадында ул үз урынын алыр дигән ышанычта калабыз,—диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев завод кабат эшкә кушылу уңаеннан объект җирлегендә узган тантанада ясаган чыгышында.
“Үзәк” мәчете имам-хатибы Филүс Камалетдинов заводның киләчәге ышанычлы булсын, дигән теләкләрен Корьән аятләре аша җиткерде.
Завод бай тарихлы объект. Совет чорында Сәйтәк авылы җирлегендә кирпеч җитештерү эше 1960 елларда башлангыч ала. Шул чорда “Правда” колхозының кирпеч җитештерү заводы барлыкка килә. Аннары бу җирлектә, кызыл балчыкка бай урындагы яткылык тирәсендә район механикалаштырылган төзелеш берләшмәсен материал белән тәэмин итүче кирпеч заводы эшкә кушыла.
Биредә “Стройкерамика” җәмгыяте 2000 еллар уртасында беренче продукциясен чыгарган иде. Сигез ел эчендә ул республиканың бихисап төзелеш объектларын материал белән тәэмин итте. Йөзләгән райондашыбызның мәшгульлеген дә тәэмин итте завод. Тәүлек әйләнәсенә эштән туктап тормый, елына 20 миллионнан артык данә кирпеч җитештерде. Сулган авыллар исемлегенә кергән Чурапан авылы тергезелүенә дә нигез булды ул. Завод барлыкка килгәч читтән килгән бихисап гаиләләр, эш булуын исәпкә алып, биредә төпләнде. Ә иң мөһиме “Стройкерамика” җәмгыяте эшләгән чорында һәр ел саен 16 миллион сум күләмендә район бюджетын тулыландырып килде.
Ләкин икътисад тотрыксызлыгы заводның эштән тукталуына китерде. Аннан соң инде дүрт ел вакыт узган.
—Шунысы куанычлы, заводның таркалуына, корылмаларның юкка чыгуына юл куелмады. Әзерлек этабын үтеп, аның проект куәтен тулысынча тәэмин итү мөмкинлеге бар,—ди заводның әлеге вакыттагы җитәкчесе Ярамил Арсланов, объектның уңышлы эшләячәгенә ышаныч баглап.
Узган елның көз айларында биредә “Сәйтәк кирпеч җитештерү заводы” җәмгыяте оешкан. Берничә ай дәвамында завод корылмаларына ремонт үткәргәннәр. Ремонтсыз булмый. Чөнки заводта производство процессы өзлексез дәвам итә. Кайбер корылмалар сигез ел дәвамында туктаусыз эшләтелгән булган.
Пәнҗешәмбе көнне заводның яндыру мичен эшкә куштылар. Завод бүгеннән продукция җитештерә дигән сүз түгел. Әле биредә әзерлек этабы бара. Кирпеч мичтә мең градуска якын эсседә яндырыла. Ә ул температураны җиткерү өчен кимендә егерме-егерме биш көн вакыт кирәк икән. Температура режимын сакламый мичне кыздырсаң, корылмага зыян килүе ихтимал. Димәк, заводның беренче продукциясе февраль ахырында гына чыгачак.
—Продукциягә бүгеннән сорау бар. Уфа, Нефтекама шәһәрләре бездән кирпеч сатып алу турында кызыксына. Чималга кытлык юк. Әле ике-өч ай дәвамында кирпеч җитештерергә җитәрлек электән калган балчык запасыбыз бар. Моңа кадәр файдаланылган карьерларны рекультивацияләячәкбез. Карьерларны яңа урыннан ачарга рөхсәт алдык һәм документлар булдырдык, —ди Ярамил Арсланов, киләчәк планнары белән уртаклашып.
Завод элеккечә өч сменада эшләячәк. Биредә янә йөзгә якын кеше хезмәт салыр дип планлаштырыла. Очраклы кешеләрне заводка эшкә алмаячаклар. Чөнки ул хәвефле объект. Завод газ ягулыгы, электр корылмалары белән эш итү белгечлеге ияләренең эш урыны. Башлыча электән эшләгәннәр биредә хезмәт юлын дәвам итәчәк. Эшкә башлап килүчеләрне махсус курслар үтәргә җибәрәчәкләр.
Объект проект куәтен яулаганга кадәр беркадәр вакыт үтәр. Биредә кирпеч күпләп җитештереләчәгенә шик юк. Чөнки чыгымнарны каплатыр өчен генә дә байтак тырышлык салырга туры килә. Ай саен заводта 300-350 мең кубометр күләмендә газ ягулыгы сарыф ителәчәк. Бу үзе, кимендә, миллион ярым сумлык чыгым дигән сүз. Хәер, заводны эшкә кушу өчен генә дә чыгымнар аз тотынылмаган. Ремонт, корылмаларны кабат эшкә кушу 30 миллиорн сумга төшкән.
Заводның кабат эшкә кушылуын күпләр түземсезлек белән көтте. Эш урыны сыйфатында гына түгел. Район җирлегендә индивидуаль төзелеш үсеш ала. Ә урында керамик кирпеч җитештерү заводы булуы ул төзелеш материалын якыннан сатып алу мөмкинлеге ул.