Барлык яңалыклар
Икътисад
24 гыйнвар 2019, 12:45

Балтачлылар торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидиягә дәгъва итә ала

Балтач районында яшәүче гаиләләр, торак коммуналь хезмәтләр чыгымнары өчен, табыш күләменә карап, субсидиягә дәгъва итә ала.

Каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчү җәһәтеннән гражданнарга социаль йөкләнешне киметү буенча өстәмә чаралар билгеләнгән.

Ай саен түләнә торган компенсацияне Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, инвалидлар һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр, радиация тәэсиренә дучар булганнар, тыл хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары, күпбалалы гаиләләр алу мөмкинлегенә ия.
Субсидиягә, республикада билгеләнгән стандартлардан чыгып, торак-коммуналь хезмәтләр буенча күрсәтелгән хезмәт өчен түләү суммасы гаилә табышының максималь чыгымнар өлешеннән арткан гражданнар дәгъва итә ала.
Субсидияне мөмкин кадәр күбрәк гражданнар ала алуын тәэмин итү максатында, гаиләнең җыелма табышының максималь рөхсәт ителгән өлешендә, торак-коммуналь хезмәтләр буенча күрсәтелгән хезмәт өчен чыгымнары күләме кыскартылган. Күпбалалы һәм тулы булмаган гаиләләр өчен 15 тән 13 процентка кадәр, 70 яшьтән өлкән ялгызы яшәгән пенсионерлар өчен 18 дән 16 процентка кадәр, калган категория гражданнарга 20 процентка кадәр.
Мәсәлән, гаиләнең җыелма табышы 20 сум тәшкил иткән очракта, торак-коммуналь хезмәтләр өчен аның чыгымнары 4 мең сумнан арта икән(чыгымнар 20 проценттан артык), ул субсидиягә дәгъва итә ала. Шул кадәр үк күләмдәге табышы булган тулы булмаган яки күп балалы гаиләгә субсидия торак-коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнары 2600 сумнан (чыгымнар 13,94 проценттан артык) арткан очракта бирелә. 70 яшьтән өлкән ялгызы яшәгән пенсионерның субсидия торак-коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнары 3200 сумнан (чыгымнары 16 проценттан артык) арткан очракта субсидия алу мөмкинлеге бар.
Субсидия алу өчен документлар электән бирелгән очракта к абат исәпләү, республика буенча стандартлар үзгәрү белән бәйле, гаризасыз башкарыла. Ә айлык компенсацияне беренче тапкыр алу өчен халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалына яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Читайте нас: