Барлык яңалыклар
Икътисад
23 гыйнвар 2019, 17:04

Балтачлылар калдыклар әйләнеше өчен түләү квитанциясенең беренчесен февраль аенда алачак

Балтачлылар каты көнкүреш калдыклары әйләнеше буенча күрсәтелгән хезмәт өчен билгеләнгән суммасы "Башэлектросбыт" квитанциясе ярдәмендә түләячәк.

„Башэлектросбыт” квитанциясендә яңа хезмәт—көнкүреш калдыклары әйләнеше өчен түләү графасы барлыкка киләчәк.

Элек бу сумманы иадрәче компанияләр торакны хезмәтләндергән өчен алына торган түләүләргә кертә иде. Хәзер көнкүреш калдыклары әйләнеше аерым коммуналь хезмәт булып исәпләнә. Моңа кадәр калдыкларны чыгарган өчен түләү фатирның гомум мәйданыннан чыгып исәпләнсә, хәзер анда яшәүчеләр санына карап билгеләнә.
Түләү күләме торак-коммуналь калдыклар нормативларыннан һәм төбәк операторы күрсәткән хезмәт бәяләреннән чыгып исәпләнәчәк. „ЭСКБ” җәмгыяте Башкортстанның өч төбәк операторы белән килешү төзегән. Килешүгә ярашлы, төбәк операторы „ЭСКБ” җәмгыятенә көнкүреш калдыкларын җыештырган өчен түләү турында мәгълүмат бирә. Бу сумма „Башэлектросбыт” квитанциясендә яңа —„Каты көнкүреш калдыклары әйләнеше буенча күрсәтелгән хезмәт өчен” графасында күрсәтелә. Балтачлылар беренче мондый квитанцияне февраль аенда алачак.
„Башэлектросбыт” ның клиентларны хезмәтләндерү офисларында килешүләр төзергә, бәяләрне кабат исәпләүгә, льгота һәм субсидияләр алуга документлар бирергә мөмкин. Иске Балтачтагы адрес: Совет урамы, 38Б санлы йорт.
Читайте нас: