Барлык яңалыклар
Икътисад
25 декабрь 2018, 18:48

2019 елга Балтач районы бюджеты кабул ителде

Дүртенче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы – утыз җиденче утырышының көн тәртибенә куелган төп мәсьәлә алдагы елга бюджет кабул итүгә кагыла иде.

Дүртенче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы – утыз җиденче утырышының көн тәртибенә куелган төп мәсьәлә алдагы елга бюджет кабул итүгә кагыла иде.
Утырышта рәислек иткән муниципаль район район Советы рәисе Рөстәм Вәлиев билгеләвенчә, кабул ителгән карарларның күпчелеге районны арытабан социаль-икътисади үстерү өчен зур әһәмияткә ия, төп нигез булып торган карарлар.
Әлеге утырышта район Хакимиятенең икътисади үсеш, эшкуарлык һәм муниципаль сатып алулар бүлеге начальнигы Салих Имаев „2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына районны социаль-икътисади үстерү прогнозы турында” доклад белән чыкты. „Районның 2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына бюджеты турында”гы мәсьәлә белән район Хакимиятенең финанс мәсьәләләре буенча урынбасары — финанс идарәсе начальнигы Альбирт Хәмитов таныштырды.
„Муниципаль Балтач районының бүләкләре һәм мактаулы исемнәре турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында”гы мәсьәлә буенча район Советы Секретаре Расих Акберовның информациясе тыңланды.
Асавка авылы халкы һәм Тушкыр авыл җирлеге райондашыбыз, Советлар Союзы Герое Улмәс Шакировка Балтач районының Почётлы гражданины исемен юлламап мөрәҗәгать иткән. Кабул ителгән Положениедә, әлеге мактаулы исемнең мәрхүм булган шәхесләргә бирелүе турында пункт булмаган. Махсус кимиссия мәсьәләне өйрәнеп, Положениегә үзгәрешләр кертү турында карар проекты әзерләгән. Аңа ярашлы, районыбызны, илебезне төрле яклап үстерүгә зур өлеш керткән, бүген арабызда булмаган шәхесләр — Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары Мактаулы исем белән бүләкләнүгә (үлгәннән соң) тәкъдим ителә алалар.
Утырыш барышында карлаган мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: