Барлык яңалыклар
Икътисад
7 ноябрь 2018, 16:48

Балтач районы авылларында агач материалы хәзерләү проблемасы юк

Балтач районы авылларында өен утын ягып җылыту өчен һәр йорт хуҗасының 20 кубометр күләмендә агач материалы алу мөмкинлеге бар

Авылларда яшәүчеләр безнең район җирлегендә урманнарның яше утыз елга кичектерелгән икән. Делянка алып булмый. Өен утын ягып җылыткан авыл кешесе нишләргә тиеш?”— дип редакциягә мөрәҗәгать итәләр. Бу дөресме? Моңа ачыклык кертү максатында редакция хезмәткәре Балтач участок урманчылыгы лесничие Айдар Әнгам улы Аллаяровка мөрәҗәгать итте.
Урманчылар билгеләвенчә, районда агач хәзерләү проблемасы юк. “Башкортстан Республикасында урман мөнәсәбәтләрен көйләү турында”гы закон буенча, гражданнар агач материалларын үз кирәкләре өчен төрле максатларда агач хәзерли ала. Мәсәлән, өен җылыту өчен һәр йорт хуҗасының 20 кубометр күләмендә утын хәстәрләү мөмкинлеге бар. Барлык авыллар тирәсендә дә диярлек делянкалар билгеләнгән. Тик бер мәсьәлә, ул да булса кайбер йорт хуҗалары үз таләпләрен куя икән. Берәүләргә каеннан утын кирәк. Ә делянка өчен белгеләнгән урында усак, юкә агачлары үскән булырга мөмкин. Хәзерләсәң, алардан да бик яхшы утын чыга. Утын каеннан гына хәзерләнергә тиеш дигән стандарт билгеләнмәгән, югыйсә. Булганына да канәгать булырга өйрәнергә вакыттыр, мөгаен.
Агач хәзерләү максаты булган граждан үзе яшәгән авылга якынрак урнашкан уроманчылыкка мөрәҗәгать итә. Безнең район җирлегендә өч урманчылык бар. Ул да булса, Ключи участок урманчылыгы, Балтач участок урманчылыгы, Балтач авыл урманчылыгы.
Шулай ук гражданнарның өй төзү максаты өчен 25 елга бер тапкыр 110 кубометрга кадәр агач материалы алу мөмкинлеге бар. Каралты биналарын салу өчен 50 кубометр агач биш елга бер тапкыр бүленә. Өеңне ремонтлау өчен 25 кубометр күләмендә агач материалын шулай ук биш елга бер тапкыр алырга мөмкин. Ә каралты биналарын ремонтлау максатына 15 кубометр күләмендә агач өч елгав бер тапкыр бирелә.
Элек агач хәзерләгәндә кайбер категория гражданнарга ташламалар каралган булган. Әле бары тик янгыннан зыян күргән йорт хуҗалары гына чиратсыз агач материалы хәзерләү мөмкинлегенә ия.
Үз кирәгең өчен хәзерләнгән агач материалын сатарга яки бүләк итәргә ярамый.

Читайте нас: