Барлык яңалыклар
Икътисад
4 октябрь 2018, 12:45

Балтачлылар, салымнарны түләр вакыт!

Балтачлыларны салымнарын вакытында түләргә кирәклеге турында искәртәләр. 2017 ел өчен милек, транспорт һәм җир салымнарын 2018 елның 3 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.

Башкортстан Республикасы Финанслар министрлыгы гражданнарга 2017 ел өчен милек, транспорт һәм җир салымнарын 2018 елның 3 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәклеген искәртә.
Хезмәт яшендәге катлам катлам вәкилләренең бюджет алдындагы бурычларын үтәвен тәэмин итүгә җитәкчеләр кызыксынучан булырга тиеш. Алар салым түләү вакыты җитүе турында кул астында эшләүчеләрнең исенә төшереп торса яхшы. Җитәкчеләр хезмәткәрләрнең бурычларын үтәве турында 7 декабрьга кадәр отчет бирәчәк.
Физик берәмлекләр салым түләү турында почта аша искәртү алды . Анда квитанция дә теркәлгән. Квитанцияне алып түләү кабул итү урыннарына гына бару кирәк.
Шулай ук салымны Федераль салым хезмәтенең www.nalog.ru сайтына кереп, «Заплати налоги» Интернет-сервисы аша онлайн-режимда түләргә мөмкин.
Бу сервис ярдәмендә салым түләүчеләр үзләренең барлык салым түләнергә тиеш объектлары (күчемсез милек, җир, транспорт) ставкалар һәм ташламалар турында мәгълүмат белән таныша алалар.

Читайте нас: