“Известия” гәзите белдерүенчә, тоз каплары тышлыгындагы “поваренная” сүзе “пищевая”га алыштырылачак, чөнки, экспертлар әйтүенчә, хәзер тоз кайнату процессы озак вакыт таләп итми.
Моннан тыш, җитештерүчеләр тозга калий йодидын башкача өстәмәячәк, ә калий йодатын кулланачаклар. Нәтиҗәдә тозның файдалану срогын 9–12 айдан 18 айга кадәр арттырырга мөмкин булачак.
Тозның дизайны, составы үзгәрүенә карамастан, бәясе артмаячак дип ышандыра җитештерүчеләр.