Тик керемне салымнан яшерү теләге кайбер малтабарларда һаман да саклана әле.
Башкортстан Республикасының салым органнары бу юнәлештә актив эш алып бара. Күптән түгел республикада 155 касса техникасының кулланылышы тикшерелгән. Аларның барысында да суктырылмаган чеклар барлыгы, яки касса аппаратының бөтенләй булмавы ачыкланган.