Барлык яңалыклар
Икътисад
21 июнь 2018, 18:20

БР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Балтачта максатчан программа тормышка ашырылуы белән танышты

Бүген Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Александрович Лысов безнең районда „Авыл җирлекләрен тотрыклы үстерү” федераль проргаммасы тормышка ашырылу торышы белән танышты.

—Бүген районда төзелеш фронтында егермедән артык объектта эш бара. Моның исәбендә проектлау, эзләнү кебек эшләр дә кергән,—ди район Хакимияте башлыгының төзелеш эшләре буенча урынбасары Шамил Әхмәдуллин, районның шушы тармагында планда каралган максатлар белән таныштырып.
Проектларның берничәсе „Авыл җирлекләрен тотрыклы үстерү” федераль программасына ярашлы тормышка ашырыла. Республика җирлегендә алып барылган төзелеш эшләренең барысы да Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы күзәтүе астында.
Бүген Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Александрович Лысов безнең районда „Авыл җирлекләрен тотрыклы үстерү” федераль проргаммасы тормышка ашырылу торышы белән танышты.
Эш сәфәре барышында Юрий Лысов, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев озатуында, район мәдәният сарае тирәсендә булдырылачак сквер урынында тукталдылар.
—Подрядчы оешма бүгеннән эшкә тотынырга әзер. Тик төзелеш эшләрен „Шәҗәрә бәйрәме”н үткәргәннән соң җәелдерәчәкбез. Чөнки эш барган объект, барыбер, азмы-күпме авыл ямен җибәрә,—ди район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, булачак объект билгеләнгән срокта файдалануга тапшырылачагына ышаныч белдереп.
Төзелеш эшләрен башкаланың „Башспецстрой” җәмгыяте башкарачак. Килешү нигезендә эшкуар Илшат Галләмшин да биредә корылмалар урнаштыру белән шөгыльләнәчәк.
Эш күләме әлләни зур түгел. Аның бәясе да зур төзелешләрнекеннән түбән. Грант ярдәме белән сквер булдыру 2500 мең сумга төшәргә тиеш.
—Мәйданда булган коммуникацияләрнең барысы да урынында калачак. Төзүчеләрдән өстәмә берничә корылма урнаштыру гына таләп ителә. Объектны электр энергиясе, су белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителсә, бернинди дә тоткарлыклар булмаска тиеш,—ди эшкуар, сентябрь аенда объектны файдалануга тапшырырга исәп тотканнарын белдереп.
Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов Иске Тушкыр һәм Штәнде авылларында да „Авыл җирлекләрен тотрыклы үстерү” федераль проргаммасына ярашлы планлаштырылган төзелеш эшләре белән танышты. Бу авылларда суүткәргечләр булдыру планлаштырылган. Иске Тушкырда башкаланың „Строитель” җәмгыяте бу көннәрдә төзелеш урынына материаллар китерә башлаячак. Эшне су туплау башнясын урнаштырудан башларга исәп тоталар. Ә Штәнде авылында Чиләбе шәћәре „Уралстрой” җәмгыяте хезмәткәрләре эшен двам итә. Эшнең темпы беракдәр түбән булуын биредә эшче кулларга кытлык кичерүләре белән аңлаттылар.
Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов Балтач районында „Авыл җирлекләрен тотрыклы үстерү” федераль проргаммасы тормышка ашырылу барышы белән канәгать булуын белдерде.
Читайте нас