Барлык яңалыклар
Икътисад
23 Май 2018, 12:10

"Башнефть" АЗСләрендә бензин бәясе янә күтәрелде

Ай дәвамында Башкортстанда бензин бәяләре бишенче тапкыр күтәрелде.

Ай дәвамында Башкортстанда бензин бәяләре бишенче тапкыр күтәрелде.
23 май иртәсендә „Башнефть” АЗСларында яңа бәяләр барлыкка килде. Бу юлы бензин бәясен 60 тиенгә үк күтәрделәр. Хәзер ун литр ит популяр „Регуляр-92” маркалы бензин сатып алу өчен 397 сум түләргә туры килә. Бу бензинның «Атум» маркалысының литры 40,30 сумга ук җитте. Бер литр „Атум-95” бензинын сатып алу өчен 42,60 сум акчаң булуы кирәк.
Бензинның бәясен күтәрү белән бәйле Русия Хөкүмәтендә ягулык ацизларын төшерү турында уйланалар да ул. Бу көн тизрәк җитүен көтәбез. Бәлки, бензин бәясе аз булса да арзанаер иде әллә...

Читайте нас: