Барлык яңалыклар
Икътисад
14 март 2018, 18:18

Авыл сезне көтә, яшьләр!

Авылга эшкә кайткан югары белемле яшь белгечләргә түләүләр биш тапкырга артты – Рөстәм Хәмитов.

Авылга эшкә кайткан югары белемле яшь белгечләргә түләүләр биш тапкырга артты – Рөстәм Хәмитов.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы белдерүенчә, югары һәм урта махсус уку йортларын тәмамлап авылга эшкә кайткан белгечләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр, элекке еллар белән чагыштырганда, биш тапкырга арттырылды. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Уфада барган Агросәнагать форумының пленар утырышында шул турыда белдерде.
– Күрүебезчә, халыкның күченүе нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгында белгечләргә кытлык бар. Без төрле ярдәм чараларын файдаланып, яшьләрне җәлеп итәргә тырышабыз, – диде төбәк җитәкчесе. – Атап әйткәндә, авылга эшкә килгән югары белемле белгечләргә – 500 мең, урта һөнәри белемгә ия булганнарга 300 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләнде. Бу 2015-2016 еллар белән чагыштырганда биш тапкырга күбрәк. Бездә шул максатка 70 миллион сумга якын акча салынган.
Республика башлыгы вузларда студентлар өчен һөнәрләр исемлеген заманча таләпләргә ярашлы яңартуның мөһимлеген билгеләде.
– Авыл хуҗалыгында һөнәрләр җыелмасы составы үзгәрәчәген аңлыйбыз, – дип сызык өстенә алды Рөстәм Хәмитов. – Әлбәттә, робот техникасы, санлы системага күчү күзаллана. Без бөтенләй икенче дәрәҗәдәге – заманча, белемле белгечләр кирәк булачагын күрәбез. Шундый белгечләр әзерләүгә ресурслар юнәлтәбез.
Читайте нас: