Аларны үтәү йөзеннән ел саен уннан ким булмаган зур инвестиция проектын тормышка ашыру механизмнары эшләү һәм аларны яклау тәкдимнәре кертелде. Бу уңайдан республика Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан китерелгән мәгълүматлардан күренүенчә, Башкортстан агросәнәгать комплексында әлеге вакытта өстенлекле сигез проект актив тормышка ашырыла. Аларны аерым алып караганда, „Урал ит компаниясе” җәмгыяте, „Башкорт бройлеры”, „Уфа икмәк продуктлары комбинаты”, „Бәләбәй сөт комбинаты” акционерлар җәмгыятьләре, „Башкорт ит компаниясе” (селекция-генетика үзәге) җәмгыяте, „Чишмә” акционерлар җәмгыяте, „1 санлы Дәүләкән КХПсы”, „Башкорт биоресурсы” җәмгыятьләре проектларының гомум бәясе 22,9 млрд. сумга тиң.