Барлык яңалыклар
Икътисад
7 февраль 2018, 18:02

Иске Балтачта "Эконом-маркет" ачылды

"Эконом-маркет" Иске Балтачта сәүдә хезмәте күрсәтү тармагын тагын да киңәйтте.

Иске Балтачны Үзәк һәм Совет урамнары кисешкән урында „Үзәк” кибете урынында нинди объект урнашыр икән, дип күпләр уйлана иде. Берничә ай дәвам иткән төзелеш эшләреннән соң, шушы көннәрдә биредәге объектны файдалануга тапшырдылар. Биредә Аскын авылында яшәүче эшкуар Лилия Кыямованың „Эконом-маркет” сәүдә ноктасы урнашты.
Эшкуарның Иске Балтачта икенче сәүдә ноктасы бу. Былтыр фервраль аенда Лилия Кыямова „Марат” кибетен ачкан иде. Киров урамындагы бу кибеттә әлеге вакытта төзелеш, көнкүреш өчен кирәкле техникадан башлап, азык-төлек һәм башка товарлар тәкъдим итәләр. Он, шикәр, катнашазык кебек товарларны капчыларга төргәкләнгән килеш биредән сатып алу мөмкинлеге бар.
Гөлназ Нуримөхәмәтова җитәкләгән „Эконом –маркетта” азык-төлек, көнкүреш, телевидеоаппаратура техникасы тәкъдим итәләр.
Сер түгел, көнкүреш, телевидеоаппаратура техникасы сатып алу өчен балтачлыларның күпчелеге әлегә кадәр күрше район үзәкләренә бара иде. Ә „Эконом-маркет” сайлану мөмкинлеген арттырды. Биредә ассортимент бай. Кибет сатып алучы белән ныклы бәйләнештә булу ягында.

Иске Балтачтагы „Эконом-маркет” күрсәткән хезмәт төрләре турында тулырак мәгълүмат белән „Балтач таңнары” гәзитенең алдагы саннарының берсендә реклама калыбындагы язмадан танышырсыз.
Читайте нас: