Агымдагы елның май аеннан Башкортстанда минималь хезмәт хакы күләме 12838 сумга җитәчәк
Бүген Республика Хөкүмәтендә өч яклы комиссия утырышында бу карарны тормышка ашыру юлларын билгеләгәннәр.
2018 елның май аеннан минималь хезмәт хакын һәм яшәү өчен кирәкле акча минимумы күләмнәрен тигезләргә кирәклеге турында Владимир Путин белдергән иде.
Башкортстанда 2018 елның 1 гыйнварына, Урал коэффициентын исәпкә алып, минималь хезмәт хакы 10 912 сум тәшкил итә иде.