Барлык яңалыклар
Икътисад
19 гыйнвар 2018, 15:09

Иске Балтачта "Пятерочка" дискаунтерының икенче сәүдә ноктасы ачылды

Иске Балтачта "Пятерочка" дискаунтерының икенче сәүдә ноктасы ачылуы ун кешегә эш урыны булдырды.

Максатыбыз "Пятерочка" дискаунтерын рекламалау түгел. Хәер, ул рекламага мохтаҗлык кичерми дә.


Дискаунтерның беренчесе Иске Балтачта 2014 нче елның август ае ахырында ачылган иде. Язманың асылы кайсы сәүдә ноктасы кайчан ачылуында да түгел. Заманча кибетләрнең барысы да диярлек Иске Балтачның үзәк төбәгендә урнашкан. Эш көннәрендә халыкның күпчелеге эштән кайтышлый алардан кирәк-яракларын сатып алып өенә кайта. Ә менә ял көннәрендә, бигрәк тә кышкы салкын көннәрдә, Иске Балтачның ерак микрорайоннарыннан, ике-өч километр ара үтеп, үзәктәге супермаркетларга барырга бик сирәкләр генә атлыгып торадыр, мөгаен.


Мәсәлән, Иске Балтачның икенче санлы микрорайонында "Башспирт" кибетеннән башка заманча сәүдә хезмәте күрсәткән кибет әлегә кадәр юк иде. 1992 елда беренче йорт урнашкан бу микрорайонда заманча сәүдә нокталары челтәрен киңәйтеп, бүген Энергетиклар урамында "Пятерочка" дискаунтерының Иске Балтачтагы икенче ноктасы ачылды.


Биредә төзелеш эшләре барган көннәрдә, бу нинди тармак объекты булыр икән, дип күпләр баш ваткан иде. "Пятерочка" дискаунтеры урнашачагы турында билгеле булгач, бу хәбәргә бигрәк тә өлкән яшьтәге катлам вәкилләре сөенде. Сәүдә ноктасында сатып алучыларны ун сатучы хезмәтләндерә.


Сәүдә ноктасы ачылуы күңел ачу чаралары белән дә озатылып бара. Тантана 19:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Читайте нас: