Барлык яңалыклар
Икътисад
11 декабрь 2017, 13:17

Кырык елдан артык хәзерләүче эшендә

„Радуга” кулланучылар җәмгыятенең хәзерләүләр эшчәнлегендә 43 ел дәвамында өзлексез хезмәт салган уңган бар. Ул — Иске Балтач авылыннан Фидалия Шәйхуллина.

„Радуга” кулланучылар җәмгыятенең хәзерләүләр эшчәнлегендә 43 ел дәвамында өзлексез хезмәт салган уңган бар. Ул — Иске Балтач авылыннан Фидалия Шәйхуллина.
—1974 елда шушы эшкә килгән идем. Шуннан башлап аерылганым юк, — ди ул.
Тармак эшчәнлеге халык өчен үтә дә әһәмиятле. Шәхси һәм күмәк хуҗалыкларда артып калган авыл хуҗалыгы чималы, йон, мөгезле эре терлек һәм сарык тиреләре, кыргый үләннәр (дару үләннәре, гөмбә, җиләк-җимеш һәм башкалар), икенчел чимал җыеп, туплап арытабан эшкәртүгә озату җаваплы эш.
Бүген унөч төр буенча җәзерләүләр алып барыла Балтачта. Халык, оешмалар белән тыгыз бәйләнештә эшләү, йорт саен йөреп аңлату эшләре алып бару гына яхшы нәтиҗәләр бирә.
Читайте нас: