Барлык яңалыклар
Икътисад
11 октябрь 2017, 21:48

Ярминкә үткән мәйдан гөр килеп торды

Бәйрәм уңаеннан үзәк мәйданда бүген иртәдән үк җанлылык хөкем сөрде.

Иске Балтачта көзге ярминкәләрнең беренчесе Республика көнендә үтә. Бәйрәм уңаеннан үзәк мәйданда бүген иртәдән үк җанлылык хөкем сөрде.
Ярминкә, бер караганда, күргәзмә сыман. Авыл җирендә үткән мондый ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы продукциясенә ул кадәр ихтыяҗ юктыр, дияр берәү. Сатып алучыларның күпчелеге, сүз дә юк, сәнәгать товарлары тәкъдим ителгән сәүдә рәтләрендә. Сезон алышынган мәлне күпләр кышкы киемнәр сатып алырга ашыга. Чөнки ярминкәдә бәяләр базардагыдан беркадәр арзанрак.
Авыл хуҗалыгы прдукциясе тәкъдим иткән сәүдә рәтләрендә дә җанлылык. Соңгы елларда шәхси хуҗалыгында җитештергән продукциясен кулланучыга базарда тәкъдим иткән крестьяннар саны арта бара. Бүгенге ярминкәдә, мәсәлән, ит продукциясе белән сигез ноктада сәүдә итәләр иде. Сатып алучылар:"Туймазыдан тилчәле ит алып килмәдегезме?"--дип шаярта. Юк. Барысы да үзебезнең районда теркәлгән авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре. Ит тәкъдим иткән сәүдәгәрләрнең барысының да продукцияләренә ветеринария-санитария үткәрелүе турында документлары бар. Бүген ветеринария лабораториясе иртүк эш өстендә иде.
Өлгеррәк сатып алучылар сарык итен бүген килосын 280 сумнан сатып ала алдылар. Ә базарда аның бәясе 300-320 сумга кадәр җитә бит. Бәрәңге тәкъдим иткән эшкуарның да йөк автомашинасы әрҗәсе минутлар эчендә бушады. Нихәл итәсең, быел Балтач үзе бәрәңге үстерүче төбәк буларак таныла алмады. Авыл җирендә яшәп, кимендә биш сутый мәйданда яшелчә бакчасы булганнарның да күпләре быел бәрәңгене сатып алырга мәҗбүр. Уңмады бәрәңге...
Һәр ярминкәдәге кебек, бусында да декоратив, җиләк-җимеш агачлары, куаклары үсентеләрен тәкдим итүчеләр дә бихисап иде. Җылы яклардан китерелгән үсентеләр тәкъдим итүчеләрнең генә кәефе юк. Чөнки күп тапкыр андыйлардан товар сатып алып "авызы пешкән" балтачлыларның күпчелеге бүген алар янында түгел, үзебезнең шартларда үсәргә яраклашкан агачлар үсентеләре белән сәүдә итүчеләр тирәсендә сайлана иде.
Гомумән, балтачлыларга сайлану мөмкинлеге зур иде бүген. Көне дә нәкъ халык теләгәнчә. Җылы.
Сәүдә гөрләп барганда районның үзешчән артистлары концерт программасы белән чыгыш ясады.
Читайте нас: