Республика көне уңаеннан, 11 октябрь көнне Иске Балтач авылы үзәк мәйданында сәүдә ярминкәсе оештырыла.
Сәүдә рәтләрендә урындагы эшкуарлар, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән беррәттән, чит төбәкләрдән килгән сәүдәгәрләр дә балтачлыларга кирәк-яраклар тәкъдим итәчәк.
Сәүдә рәтләре 10:00 сәгатьтә эшен башлый. Ярминкәгә рәхим итегез!