Барлык яңалыклар
Икътисад
11 август 2017, 21:18

Бердәмлектә көч, ягъни кооперация тернәкле авыл

--Авыллар язмышы өчен борчылган бик күпләр, кабул итү көннәрендә, төрле киңәшләр белән үземә мөрәҗәгать итә. Авылны сакларга кирәк, дип сүз куертканнан гына анда үсеш тәэмин ителми. Шулай да авыллар киләчәге өчен борчылучыларның гозерен югарыда ишеттеләр булса кирәк. Ил Xөкүмәте тарафыннан авылларда кооперативлар оештыру максаты куела. Авылларны бүген бары тик шул юл белән генә саклап калырга мөмкин. Чөнки эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, күп дигәндә, берничә дистә кеше эшли. Ә авылларда бит башка кешеләрнең дә мәшгульлеген тәэмин итәргә кирәк. Кооперация ул шәхси хуҗалыклар потенциалын тулырак файдалану мөмкинлеге,--диде Илгиз Субушев бүген район Хакимиятенең утырышлар залында кооперация мәсьәләләре тикшерелгән киңәшмәдә кереш сүз белән чыгыш ясаганда.




Читайте нас: