Барлык яңалыклар
Икътисад
18 июль 2017, 13:22

Җиләк сатам, кем ала?

Җиләкченең тырышлыгы леклы бәһаланамы? Каен җиләгенең бәясе моннан ун ел элееке дәрәҗәдә килә.

Моннан егерме-егерме биш ел чамасы элек каен җиләге сатучылар Уфага барган юлдагы Удельный Дуваней тукталышында гына очрый иде.


Иренмәгәннәр, табигатьнең бу нигъмәтен җыеп, соңгы елларда безнең тарафларда да сатып алучыга тәкъдим итә. Берәүләр авыл җирендә җиләк чоры җиткәнен көтеп ала. Чөнки җиләк сатып гаилә бюджетына азмы-күпме табыш кертә.


Ә җиләкченең тырышлыгы леклы бәһаланамы соң? Каен җиләгенең бүгенге бәясе турында сүз кузгатуым. Моннан ун ел элек тә аның бәясе әлеге дәрәҗәдә иде. Әйе, ун ел элек биш литр сыештагы чиләк тулы каен җиләге 1200 сумга саттылар. Быел да шул ук хак. Уйлап карасаң, инде бензин бәясе дә, ялгышмасам, быел гына дүрт тапкыр күтәрелде. Ә җиләкккә бару өчен дистәләрчә километр юл үтәргә кирәк бит.


Базарда алты литр сыештагы савыттагы бакча җиләгенә 800 сум сорыйлар. Вак алма кадәр зурлыктагы бакча җиләген каен җиләге белән чагыштыр инде! Бакча җиләген кеше үзе тәрбияләп үстерә бит, ә каен җиләге табигать биргән нигъмәт, дияр берәү. Анысы шулай, ләкин бакча җиләген савытка җыеп тутыру өчен берничә минут вакыт үтсә, биш литр сыештагы савытны каен җиләге белән тутыру өчен сәгатьләр кирәк бит.


Кайчак сатып алучы да кәефеңне төшерә. Берәүгә җиләкнең бал кебек татлысы кирәк. Кемдер: „Җиләгең вак,”—дип борылып китә. Ә эре җиләк тәкъдим иткәндә бервакыт сатып алучы берәү: „Ары-бире зираттан җыймадыгызмы бу җиләкне, что-то бик эре күренә,”—дип аптыраткан иде.


Күрәсең, каен җиләген җыяр урын тапмаганнар аны зираттан да җыядыр. Мәгәр мин зиратта каен җиләге үскәнен күргәнем юк. Безнең тарафларда каен җиләге үскән киңлекләр болай да җитәрлек. Куе, биек үлән арасында җиләк эре булучан. Сер түгел, җиләкченең кайсы да җиләкнең эресен җыярга тырыша.


Тагын да каен җиләгенең бәясе турында темага әйләнеп кайтыйк. Инде биш литр сыештагы каен җиләгенең бәясе мең сумга гына калган, диләр. Шуларны уйлаганда, моннан биш-алты ел чамасы элек бер тапкыр заказ буенча Татарстанга җиләк илтеп сатканыбыз исемә төште. Ул чакта биш литр сыештагы чиләк тулы каен җиләге монда 1500 сум тора иде!


—Вы что, ведерка из-под майонеза, полная земляникой, у нас на рынке тысяча рублей стоит. Ваша цена нас вполне устраивает,— дип без алып барган җиләкне мондагы бәядән икеләтә югарырак хакка сатып алганнар иде.


Моннан ике-өч ел чамасы элек Удельный Дуванейда каен җиләге сатучы бер ханым белән сөйләшкәндәге әңгәмәне искә төшереп китү дә урынлы булыр. .


—Күпмегә сатасыз?


—Чиләге ике мең сум... Алсагыз, бераз арзангарак бирә алам...


—Юк болай гына кызыксынуым. Үзебез дә җиләк атканыбыз бар...


—Сездә ни хак?


—Чиләген 1200-1300 сумга бирәбез.


—Кит әле, нигә шулкадәр арзанга сатасыз? Җыюлары бер җиңел түгел дә инде. Мин бер чиләк тулы җиләкне стаканлап сатып дүрт мең сум акча эшлим,—дип сөйләп торган иде.


Шулай, җәмәгать, алтынның чыккан җирендә бәясе, юк диләр. Каен җиләгенеке дә нәкъ шулай…
Читайте нас: