Барлык яңалыклар
Гаҗәп хәлләр
18 сентябрь 2023, 11:47

Гөмбә эзләп аюга тап булганнар

Әбҗәлил районында гөмбә җыючылар аю белән күзгә күз очраша.

 Аскар авылыннан Зәйнетдиновлар ел саен гөмбә җыялар. Аның күп булган урыннары да гаиләгә таныш. Быел урманда гөмбә җыйганда олы аюга тап булганнар. Форсаттан файдаланып фотосурәткә дә төшеп алган кыюы.  Сызгырып, кычкырып кына көтелмәгән кунакны куа алмагач, машинаны кабызып, сигнал бирә башлыйлар. Кисәк тавыш ишеткәч кенә аю үз юлы белән китә. Истәлеккә фотосурәте һәм видеосы кала.

 

Автор:
Читайте нас: