Барлык яңалыклар
Гаҗәп хәлләр
13 июль 2023, 16:15

Төшеңне кешегә сөйләмә

 Төш сөйләүнең үз хикмәте бар. Күркәм төш күргәннәр аны акыллы киңәш бирүче изге кешеләргә, якыннарга гына сөйләргә кирәк. Югыйсә...

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: "Төш, аны сөйләгәнчегә кадәр, кошның аягына бәйләнгән хәлдә тора. Әгәр кеше аны берәүгә сөйләсә, ул төшеп китә (ягъни аның тормышка ашмавы бар). Төшеңне галим кешедән, ихласлы, акыллы һәм сизгер киңәшчедән башка берәүгә дә сөйләмә. Хәерле төш пәйгамбәрлекнең 1/46 өлеше булып тора" дигән (“Җәмигуль-әхәдис”, № 12813).

Кайбер кеше яхшы төшне дә тискәрегә юрарга гына тора. Ул очракта юньле төшнең хикмәтен юк итүе бар. Төшне яхшыга юрау хәерле.

Ә начар төшне,сөйләп торасы да юк.  Кем әйтмешли, һава торышы үзгәргәндә дә төрле төш керергә мөмкин. Буталчык төш керүнең хикмәтләрен төрлечә әйтәләр. Игътибарлы булу кирәк, садака бирергә дә мөмкин.

Автор:
Читайте нас: