Барлык яңалыклар
Гаҗәп хәлләр
22 декабрь 2022, 11:52

Янгыннан кызны коткарганнар

Профессиональ ярдәм хезмәткәрләрен көтә калса үләрен аңлаган кыз тәвәккәл адымга бара.

 Күп төркемнәрдә шундый видео бар. Кайда, кайчан булуын төгәл әйтүе читен. Әмма кешене янгыннан саклап калу очрагы теркәлгән. Битараф булмаулары күренә...

Яшәргә теләү кешеләрне куркыныч адым эшләргә этәрә. Бу кыз хәвефле адымга  барды, ләкин күрше ярдәме белән ул гомерен саклап кала алды.

6 нчы каттагы фатирда янгын чыга. Ут һәм төтен анда яшәүче кызларга чыгу юлын кисә. Ул инде түбәннән кычкыруларны ишеткәч, коткарылуга өмете барлыкка килде... Түбәндәге фатирдан ике егет тәрәзә төбенә чыкты һәм янгын эчендә калган кызны үз фатирына тәрәзә аша  тартып керттеләр. Кыз егетләрнең кыюлыгы, көче һәм битараф булмаулары аркасында  исән калды.

 Батыр күршеләре чиксез хөрмәткә һәм соклануга лаек.

Чыганак

 

Автор:
Читайте нас: