Барлык яңалыклар
Гаҗәп хәлләр
12 август 2022, 17:20

Уфа янында ир мамонт тешен таба

Уфа янында мамонт теше табылган. Аны «Яшел мыс» бакчачылык ширкәте янында җирле дачник Илдус Виноградов табып ала.

Башта ир  бу табышны агач кәүсәсенең бер өлеше дип уйлый, фотога төшә һәм бакчачылар чатына сала. Табыш белән археологлар кызыксына. Белгечләр билгеләгәнчә, бу мамонтның күп санлы юка пластинлы тешенең берсе. Борынгы хайванның гомере буена теше алты тапкыр төшеп,  янә үсеп җитә. Экспонатны республиканың Милли музеена бирергә булганнар. Якынча, тешкә  15 мең ел, әмма төгәл яшен экспертлар билгеләячәк. Артефакт шактый яхшы сакланган һәм музейның палеонтология коллекциясенә керергә мөмкин. Уникаль табыш шундый ки,  әмма мондыйлар Башкортстанда очрарга мөмкин.

Фото:видеодан скриншот.

Чыганак

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: