Нафига апа Касыймга бу көннәрдә 85 яшь тулды. Ул 1936 елда Әтнә районының Иске Шәмбер авылында туган. Казанда «Оргсинтез» заводында аппаратчы да, машина йөртүче дә булып эшләгән. Завод газетасы «Синтез»ның иң актив эшче-хәбәрчесе була ул, йөзләрчә мәкаләләр бастыра. Активлыгы өчен аңа Мактау грамоталары, бүләкләр тапшыралар. Нафига апа үзенең тормышы турында ике китап язган: «Ике дөнья өчен», «Гамәлемә җавап». Бу китапларда сугыш чоры баласының кичерешләре, кеше язмышлары сурәтләнә.
Нафига апа тормыш юлында очраган кешеләрнең гаҗәеп тарихларын бәет итеп язып, дөньяга чыгарган кеше. «Башым калгач чиратка» дип исемләнгән бәет 3 бала үстереп тә, кирәксез калган ана турында:
«Балаларым үсеп җиткәч
Артык булдым аларга,
Уйлашалар алар хәзер
Чиратлашып карарга.
Хәзер тормышлары әйбәт,
Хатыннары да чибәр.
«Әни миндә бер ай торыр,
Синдә дә бер ай», диләр.
Бу бәетне ватсап аша телефоннан телефонга җибәреп тыңлыйлар.
Нафига апа белән мин аның өендә очраштым. Ак яулыклы, ап-ак күлмәкле апа нур чәчеп тора. Бүгенге көндә ул балалары тәрбиясендә гомер кичерә. 85 яшь тулуга карамастан, кулыннан каләмен төшерми, өченче китабын яза.
Нафига апа белән озак сөйләштек ул көнне. Узган гомер, гыйбрәтле хәлләрне искә алдык. Нафига апа элек заманнарда да кеше ышанмаслык гыйбрәтле хәлләрнең булып торуы хакында сөйләде.
Казанның Жилплощадка бистәсендә Гаишә исемле апа яшәгән. Шулай берзаман ул мәрткә китә. Озак кына йоклаганнан соң күзләрен ача. Якын-тирәдәгеләргә үзе белән булган хәл турында сөйли. Нафига апа ул вакытта эшче–корреспондент, блокнотын тотып Гайшә апа яшәгән йортка килә. Гайшә апа сөйли, Нафига апа артыннан язып бара. Мәрткә киткән апа күптән вафат инде, ләкин аның сөйләгәннәре тышы саргаеп беткән дәфтәрдә саклана. Нәфига апа искереп беткән сары тышлы блокнотын ачып, мәрткә киткән апа тарихын укыды.
«Авырган чагым иде, урында гына ятам. Иртәнге сәгать өчләрдә миңа бер аваз ишетелде:
– Әй бәндә! Сиңа бер мисал күрсәтәбез. Бу мисал ахыр заман бәндәләренә мисал өчен күрсәтелә! Әй бәндә! Синең җаныңны алабыз. Шулкадәр катылык белән алабыз ки, бөтен мөэминнәрнең кылган гөнаhларын кайтарып бетерерлек булыр. Җан биргәндә иман кәлимәсен телеңнән салма. Җан биргәннән соң җаныңның кая киткәнлеген карап тор! – диделәр. Мин карап тордым: умарта корты кадәр генә яшел бер кош минем күкрәгемнән очып китте hәм аның юлында җиде күк капусы ачылып, кошның шунда кереп киткәнен күреп калдым.
Шуннан соң тагын тавыш ишетелде:
– Әй бәндә! Синең җаның кыямәт көнгә кадәр сакланачак. Икенче үлемең вакытында җан бирүең hәм аның газаплары булмас.
Шуннан соң сораулар белән, Мөнкир-Нәнкир фәрештәләре килде:
– Раббың кем? – дип сорадылар.
– Раббым бер Аллаhы Тәгалә! Пыйгәмбәребез Мөхәммәд Мостафа Салләллаhу галәйhи вәсәлләм! – дидем. Башка сорауларга да җавап бирә бардым.
Шуннан соң миңа кабат:
– Без сиңа бер мисал күрсәтәбез, – диделәр hәм бер чишмә янына алып килделәр. Анда мине юдылар, коендырдылар. Аннан соң бер савыт белән бик тәмле су эчерделәр. (Шул суның тәме авызымнан китмәде. Хәзер авырган чакларымда да шул суны сорыйм икән.) Шул суны эчкәч, миңа әйтәләр:
– Әй бәндә! Син безнең каршыда шул су кебек пакь, саф булып калдың. Изге бәндәләр шундый булачак.
Шуннан соң мине бер елга төбенә тәшерделәр hәм шунда тәүбә кылырга куштылар. Мин:
–Тәүбә кылу өчен мин ни әйтим соң? – дип сорадым.
– Әй бәндә! «Әстәгъфируллаhи галиел газыйм!» – дип әйт.
Мин әйттем.
– Әй бәндә! «Шушы авыруымнан соң hичбер гөнаh эшләмәм. Яңадан бөтен изгелекләрне кылыр идем», – диген.
Мин әйткәннәремне өч кәгазьгә яздылар да, бер кечкенә тартмага салып, йозаклап куйдылар.
Бу гамәлләрдән соң миңа белгән догаларымны укырга куштылар. Мин «Догаи Хәбиб»не дә, «Нурнамә»не дә башка догаларны да яңгыратып укыдым. «Кыямәт Каюм көнендә шулай булачак», диделәр миңа hәм башка гамәлләр күрсәтүне дәвам иттеләр. Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәлам каберенә Җәбраил фәрештә килеп төшәчәген, кабер өстендә багана-багана нурлар балкып торганлыгын да күрсәттеләр.
– Әй бәндә! Сиңа гамәл дәфтәрләренең ничек килгәнлеген дә күрсәтәбез, – диделәр.
Гамәл дәфтәрләре язгы ябалак кар яуган кебек очып киләләр. Кайбер кешеләргә алар уң яктан, кайберәүләргә– сулдан, ә кайберәүләрнең аркасыннан тишеп, күкрәкләреннән чыгарып күрсәтәләр. Шуннан соң гамәл дәфтәрләрен мизанга салалар. Үлчәүгә «Лә Иләhе илә Аллаhы» дигән сүзләрне салгач, мизанның шул ягы баса. Миңа:
– Әй бәндәм! Синең изгелек ягың басты. Изге бәндәләр шулай билгеләнәчәк! – диделәр hәм бәндәләрнең ничек Сират күперен кичүләрен күрсәттеләр.
Сират күперен иң элек юмарт бәндәләр үтә. Галимнәр, шаhит киткәннәр, мәчет картлары мәчет белән бергәлектә үтәләр, мөәзиннәр мәчет манараларын кочаклап үтәләр. Аннан соң Сират күпереннән корбан чалучылар уза. Икенче якта шәhидләр каршылап тора. Алар:
– Хәзер кыямәт булачак җирне күрсәтәчәкбез! – дип, көзге кебек ялт-йолт итеп торган урынны күрсәттеләр. Ул hичбер адәм басмаган, гөнаh кагылмаган урын икән.
Җәннәт ишеге тәбендә бик зур агач үсеп утыра. Аның яфракларына hәр кешенең исеме язылган. Агач вафат буласы кешенең яфрагын бәндәнең вафатына кадәр кырык көн алдан төшерә. Изге бәндәләрнең яфрагы сөт кебек ак булып, гөнаhлыларның яфрагы кара күмер булып төшә икән. Газраил фәрештә аларның җаннарын ала. Ул яхшы кеше янына рәхмәт фәрештәләре белән, ә явыз җаннарны алырга газап фәрештәләре белән килә икән.
Аннан соң миңа җәннәт ишеген ачарга куштылар. Ул ишекләр барысы да алтын биккә йозакланган. Мин аны ача алмавымны әйткәч, «Лә Иләhе иллә Аллаhы, Мәхәммәде Рәсулулла!» дигән сүзләрне кабатларга керештем. Бу кәлимәләрне әйткән саен, җәннәтнең бер ишеге ачыла барды.
Җәннәттәге мисалны тел белән сөйләп бетерү мөмкин түгел. Бер урында кызу тизлектә тукымалар кисү күренә. Бу хакта «Идрис галәйhиссәлам Мөхәммәд өммәтендәгеләргә хөлләләр кисә», – диделәр.
Шул вакытта сорадым:
– Гөнаh кылуларына кадәр җаны чыккан бәндәләрнең маңгайлары тамгаланып чыгамы? – дидем.
– Ахыргы заман бәндәләренең гомерләре кыска, гамәлләре аз була, hәр гаммәлләрен «Бисмиллаhи Рахман-ир-Рахим» дип башкаручыларның гамәлләре изгелектән языла, – диделәр.
– Ходай ризалыгы өчен ни алып килдең? – дип сорадылар.
– Руза тоттым, намазлар укыдым, – дидем.
– Болар барысы да үзең өчен. Ходай разыйлыгы өчен өч ахирәт дустың булу кирәк. Берсе аның бик фәкыйрь hәм гыйлемсез, икенчесе синең дә остазың булырлык гыйлем иясе, өченчесе тол булу зарур».
– Гайшә әби сөйләгәннәрне барчасы елый-елый тыңлады, – дип сөйләде Нафигә апа...