Барлык яңалыклар
Гаҗәп хәлләр
12 март 2021, 10:56

Дөнья хәлләре

...Бу көнне ач кайттык. Мөстәкыйм абзый шундыйрак элек булган вакыйгаларын да миңа сөйләп күрсәтте. Әллә шикләнгәнгә күрә шундый хәлләргә еш очрарга туры килә инде аңа? Белмәссең. Артык шикләнү кирәк түгел. Заманында черек бәрәңгедән кәлҗемә дә пешереп ашаганнар әле. Дөньяда була торган хәлләр.

Үткәннәр турында әйтер сүзем бар. Xәтеремдә калганнардан якын тирәдә он тарттырырга ак тегермән юк иде. Без Мөстәкыйм абый белән
Борайдан илле чакрымлап ераклыктагы бер авылга ак тегермәнгә он тарттырырга бардык. Төзелештә эшләр төгәлләнгәч ашханәгә кердек. Тәмле аш исләре. Без аш салып ашый башладык. Ярты тәлинкә аш ашагач абыем үзенекен этәреп куйды.
— Нигә ашамыйсың?— дип кызыксындым.
Ул тәлинкәгә ымлап карады. Игътибарлап карасам: ике чебен төшкән икән. Якташым бик шикләнә торганнардан. Җыештыручы килгәч җайлап кына :
— Апасы, безгә ялгыш ике порция салгансыз икән, башка тәлинкәгә салырга калдымы соң? — дидем.
Эшнең нидә булуын аңлап, безгә тулы тәлинкә аш китереп куйды.
— Ашап бетерә алмасаң булышырмын,— дип шаярып куйдым. Тик икебез дә өстәлгә ныграк таяндык булса кирәк. Бозга таеп егылган сыер кебек өстәлебез дүрт аягын сузып җәелеп ятты. Шөрләтте.
— Әйдә, тизрәк китик моннан, милиция килгәнче. Өстәл өчен түләргә акча юк. Оныбызны калдырасы килми,— дип тиз генә кузгалдык. Кайтырга ач килеш чыгу авыр булды. Ашханәдә беркемнең дә күңеленә авыр сүз әйтмәдек кебек. Ә бик төпченүебез дә уңай тәмамланмады. Ярый өстәл өчен түләргә дип тавыш чыгармадылар. Кибеттә әлләни азык сатылмый. Балык консервасы алдым. Ярты юлны үткәч туктарга булдык. Атлар да ял итсен дигән уй белән. Бер мәлне консерваны ачтым.
— Консерва эченә чебен керерлек урын юк,—дип сөйләнгән булам. Ачып карасак: балык арасында папирос төпчеге. Шуны күргәч консерваны алып бәрдек. Бу көнне ач кайттык. Мөстәкыйм абзый шундыйрак элек булган вакыйгаларын да миңа сөйләп күрсәтте. Әллә шикләнгәнгә күрә шундый хәлләргә еш очрарга туры килә инде аңа? Белмәссең. Артык шикләнү кирәк түгел. Заманында черек бәрәңгедән кәлҗемә дә пешереп ашаганнар әле. Дөньяда була торган хәлләр.
Җиһанур XӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас: