Барлык яңалыклар
Гаҗәп хәлләр
2 декабрь 2019, 21:00

Башкортстанда күрелгән сәер җан иясе — хатын-кыз заты

Быелгы җәйдә Башкортстанның Бөре районында урындагы халык кыр буйлап автомобильдә барганда сәер җан иясен очрата. Алар аны видеога төшереп, интернетка салалар.

Быелгы җәйдә Башкортстанның Бөре районында урындагы халык кыр буйлап автомобильдә барганда сәер җан иясен очрата. Алар аны видеога төшереп, интернетка салалар.
Республикага, йети эзләрен табу өчен, тарих фәннәре кандидаты һәм оешма директоры, 79 яшьлек Игорь Бурцев җитәкчелегендә Халыкара гоминология үзәге галимнәре килде.
Хезмәттәшләре белән Игорь Бурцев видеороликның һәр секундына анализ ясады, билгесез зат фигурасы төшерелгән видео буенча сәер затның барлык хәрәкәтләрен өйрәнде. «Бу дөньяда икенче шундый очрак дип саныйм. Монысы ышандырырлык. Чөнки күренә, бу зат кача.
Өстәвенә, без стоп-кадрларны өйрәнгәндә, мин анда бер борылыш вакытында күкрәгендәге калкулыкны шәйләдем — хатын-кыз күкрәге. Аңлыйсызмы? Бу — хатын -кыз заты», — дип шәрехләде Халыкара гоминология үзәгенең Мәскәү вәкиллеге җитәкчесе.
Үз чиратында, республика вузларының берсенең физиология һәм гомуми биология кафедрасы доценты бу йети түгел дип саный. Анатолий Яковлев фикеренчә, дөньяда бернинди кар кешеләре дә юк.
Башинформ.
Читайте нас: