Барлык яңалыклар
Гаҗәп хәлләр
28 гыйнвар 2019, 17:56

Татарстандагы авыл ихаталарының берсендә бер тавык сәер төстәге йомырка салган

Татарстанның Лаеш районы Татар Сараланы авылындагы бер ихатада бер тавык яшел төстә йомырка салган.

Татарстанның Лаеш районы Татар Сараланы авылында яшәүче Гатауллиннар хуҗалыгында бер тавык яшел төстә йомырка салган.
“Инкубаторда чыккан ун чебинең берсе шундый серле булды”, - дип бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә хуҗабикә Зәйтүнә Гатауллина үзе сөйләгән.
“Быел бертуганымның улы инкубаторда ун чеби бастырып биргән иде, шулар үсеп җитте дә берсе яшел йомырка сала башлады. Башта мин аны берәр нәрсәгә буялгандыр дип кенә уйладым. Көн дә күренә башлагач, тавыкның физиологиясе белән килештек", - ди Зәйтүнә апа.
Гатауллиннар хуҗалыгында төсле йомырка сала торган тавык – бердәнбер күренеш түгел. Моңа кадәр аларның ачык зәңгәр төсле йомырка белән куандырган тавыклары да булган икән.
Чыганак.
Читайте нас: