Барлык яңалыклар
Гаҗәп хәлләр
5 ноябрь 2018, 19:29

Балтач урманында дәрвишләр алачык корган

Балтач урманында дәрвишләр алачык корган...

Балтачта качкын, дәрвишләр бармы? Урманда сәер кайбер күренешләргә тап булсаң, үзеннән-үзе шундый сорау туа.
Бүген мин тап булган күренеш калын урманда түгел. Җылы яратучан үсемлекләрне кышкылыкка саклау өчен, Республикабызның Дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителүнең 10 еллыгына утыртылган урман полосасында, япма сыйфатында чыршы ботаклары сындырып алу өчен тукталгач шундый “объектка” тап булдым. Аны-моны уйламый ботаклар сындырам. Бермәлне карасам, алдымда алачык.
Андый алачыкларны, гадәттә, авыл маллары көтүләнгән урында җил-яңгырдан ышыклану өчен көтүчеләр кора. Баксаң, монда көтүлек тә түгел. Бала-чага эшедер бу дип әйтер идең, ул тирәдә алларның уйнаганы күренгәне юк.
Алачыкта беркем юк иде. Хуҗасы, бәлки, ауга киткәндер.Көннәрне салкынайткач җылырак урынга күченгән булуы да ихтимал.
Алачыкны кем корган булса да, анда “тырышлык” ярыйсы салынган. Каркаслары өчен каен агачларын төбеннән кисеп алганнар. Куышны җылыту өчен чыршы ботакларының кайберләрен да кәүсәсеннән юнып ук алганнар.
Шулай җәмәгать, унсигез ел эчендә урман файдалануга да ярый башлады...
Читайте нас: