Барлык яңалыклар
Гаҗәп хәлләр
6 сентябрь 2018, 16:24

Баулыдагы бер бакчада „томат-лалә” үскән

Табигать шаяруы , әллә көз могҗизасымы бу? Татарстанның Баулы шәһәрендә яшәүче һөнәрдәшебез Индира Сәйфуллина уз бакчасыннан көзге уңышны җыйганда лалә чәчәгенә охшаган помидор өзеп алган.

Табигать шаяруы дип әйтергәме моны, әллә көз могҗизасымы бу, кайчак бакчадагы яшелчә-җимешләрнең төрле формаларга кереп үскәннәре шаккатыра. Әкият геройларына, төрле уенчыкларга охшаган „мутант”лар бер хәл, кайбер очракта яшелчә-җимешләр үз формасыннан шулкадәр ерак аерыла.
Мәсәлән, Татарстанның Баулы шәһәрендә яшәүче һөнәрдәшебез Индира Сәйфуллина шушы көннәрдә үз бакчасыннан көзге уңышны җыйганда лалә чәчәгенә охшаган помидор өзеп алган. „Менә шундый помидор,”—дип Индира Инстаграмдагы үзенең битендә уртаклашкан.
Индира матурлыкка гашыйк. Кешенең бу үзенчәлеген үсемлекләр дә аңлыйдыр, мөгаен. Уңган, тырыш кул тәрбиясен тойган помидор куагы хуҗабикәгә бүләк ясарга теләгән, күрәсең...
Читайте нас: