Балтач таңнары
+11 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Гаҗәп хәлләр
13 Июля 2018, 08:29
Бүген төнлә Балтачта бүре кунак булган
Шаккатырлык хәл. Бүген төнлә Иске Балтачның иң җанлы төбәгендә бүре кунак булган.
Иске Балтачта бүген төнлә булган хәлгә шаккаттым.
Иртән эшкә барырга әзерләнгәндә берәү кыңгырауга баса. Чыксам, ишек төбендә күршем Яхъя абый Якупов басып тора.
—Нихәл, Дамир. Сарыгыңны югалтмадыңмы?
—Юк, Яхъя абзый, мин сарык асрамыйм бит.
—Минем йорт алдында бер сарыкны ниндидер ерткыч ботарлаган. Кемнең мәхлугы икән? Шаккатырлык хәл бит бу,—ди күршем, төнлә булган хәлгә хәйран калуын белдереп.
Төнлә 01:00-02:00 сәгатьләр арасында безнең йорт тирәсендә яшь-җилкенчәк күңел ачкан тавышлар ишетелде. Безнең капка алдыннан читтәрәк кәеф-сафа корып утырганнар. Шәрап савыты, пластик стакан калдыклары җирдә аунап ята. Димәк, бу хәл соңрак булган...
Кичтән урамда сарыклар йөргәне дә күренмәде. Мин үзем кичә 22:00 сәгатьләр тирәсендә өйгә кайттым. Ул вакытта күршем ихатасында капка яңарту эшләре белән мәш киләләр иде...
Иртән күршем белән вакыйга булган урынны карыйбыз. Мәхлукны, мөгаен, ерактан куып алып килгәннәрдер. Бүреләр кылыгы кебек тоела бу. Югыйсә инде урамда этләр йөргәне күренгәне юк. Сарыкны, күрәсең, Яхъя абзый ихатасы каршында куып тотканнар. Койма буенда ботарларга тотынганнар. Биредә, йолкынган сарык йоннары җирдә аунап ята. Аннары сарыкны 5-10 метр тирәсе читкә сөйрәнәннәр. Мәхлуның канын эчкәннәр. Капка төбендә ерткычның эзләре ярылып ята. Ерткычлар берәү генә булмаган кебек. Эрерәк экземпляр “мөһере”дә, кечерәкләренең дә эзләре бар. Бүренең балаларын ауга өйрәтүедер бу.
Төпкелдәге, урман арасында урнашкан авылда булса, мондый хәлгә аптырамас та идең. Монысы бит район үзәгендә! Хәрәкәт минут та такталып тормаган автотрасса буенда. Төнлә урамга чыкканда, сак булырга кирәк, димәк.
Дамир ХӘЙРТДИНОВ.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"