Барлык яңалыклар
Гаҗәп хәлләр
12 июль 2018, 13:33

Невьянск шәһәрендә тутый кош читлекне төрмә белән бутаган

Читлектәге тутый кош үзен төрмәдәге тоткын итеп хис иткән, күрәсең. Свердловск өлкәсенең Невьянск шәһәрендә дулкынлы дутый кош иркенгә чыгып очкач та чын төрмәгә очып кергән.

Экзотик кошларны безнең шартларда читлектә асрыйлар.
Читлектәге тутый кош үзен төрмәдәге тоткын итеп хис иткән, күрәсең. Иркенгә чыгып очкач, Свердловск өлкәсенең Невьянск холык төзәтү колониясенә дулкынлы тутый кош очып кергән, дип яза “Кызыл таң”, РИА Новости сайтына сылтама белән.
Тоткыннар кошка көтелмәгән игътибар күрсәткән: аны сыендырганнар, ашатканнар, хәтта читлек тә эшләгәннәр. Соңыннан гына яңа “күрше”ләре хакында тәрбия бүлегенә хәбәр иткәннәр.
Колония хезмәткәрләре, попугайның барлык билгеләрен җентекләп язып, гәзиткә игълан биргән һәм сәяхәтче кошның хуҗабикәсе табылган. Ул чиксез шатланган һәм тоткыннарга да, колония хезмәткәрләренә дә рәхмәтләрен белдергән.
Экзотик кошлар белән кызыклы хәлләр булып тора. Күптән түгел Күмертау шәһәрендәге бер дачада колибри күрүләре турында бәян иткән идек.
Читайте нас