Барлык яңалыклар
Гаҗәп хәлләр
3 Май 2018, 22:03

Иванайга һәлак булган яугир кайтып төшкән диләр...

Шаккатырлык хәл. Шушы көннәрдә Түбән Иванай авылына килгән бер кеше үзен моннан утыз сигез ел элек Әфганстанда һәлак булган кеше итеп таныткан.

Бәйрәм көннәрендә районда шаккатыргыч хәбәр таралды. “Иванайга, моннан утыз сигез ел элек Әфганстанда һәлак булган, Альберт Сафиев кайтып төшкән имеш дип сөйлиләр, шул хәбәр турында ишетмәдегезме?”—дип үземә берничә кеше шалтыратты. Сенсацион хәбәр бит бу, моның төбенә тоз коярга кирәк. Иванайга юландым.
Ни гаҗәп, авылда беркем дә бу хәбәр турында уртаклашырга ашыгып бармый. “Шулай дип ишеттек шул...Әйе, бүген көн буена телефон тынып тормады, барысы да шул хакта сорыйлар... 1 май көнне үзен Альберт Сафиевмын, дип таныткан бер кеше авылда йөргән, Надяны сораган, дип сөйлиләр,”—кебек сүзләр белән генә чикләнде иванайлыларның җавабы. Тора-бара авылда йөргән сәер кешене күрүчеләр дә сүзләрен кире ала башлаган.
Авыл хакимиятендә дә бу хәбәргә карата ачык җавап бирә алмадылар. Алардагы мәгълүматлар да бездә булганнардан әлләни бай түгел. Шушы көннәрдә үзен Альберт Сафиевмын, дип таныткан бер кеше Көнтүгештә дә йөргән дип ишеттек...
“Өрәк” дигән пьесамны Альберт Сафиев исән икән, дигән хәбәрне кабат ишеткәч язган идем. 2011 елда бер экстрасенс: “Ул бит исән. Кайтачак. Әйткән иде бу диярсең,”—дип шаккатырган иде...
Хәер, моннан ике ел чамасы элек дөнья куйган, Альберт Сафиевның әнисе—Тәнзилә апаның улы һәлак булганга ышанмаганлыгы турында белә идем. Әйе, 1980 елда ихаталарына кайтарылган табутны ачкач, анда үзенең улы түгеллеген шәйләгән булган ул.
1984 елда Түбән Иванай авылы зиратында Альберт Сафиев каберенә мәрмәр һәйкәл куйдылар. Без ул чакта Иванай урта мәктәбенең 9 классында укый идек. Тантанага өлкән класс укучыларын алып бардылар. Һәйкәл өлешләрен кабер өстендә үзебез урнаштырдык. Әле хәтерлим., карлы яңгыр явып торган көн иде ул.
Шунда Тәнзилә апаның :”Минем улым түгел бу кабер астында. Минем Альбертым исән,”— дип елый-елый сөйләгәне әле күз алдымда.
Ә бүген тагын да шаккатырырлык хәбәр ишетергә туры килде. Тәнзилә апа, улы һәлак булганнан соң күп вакыт үткәч, Альбертыннан хат алган булган икән. Тик ни өчендер болар хакында әлегә кадәр беркемнең дә ычкындырганы юк иде. Ниндидер табышмак бит бу! Әллә Альберт Сафиев әсирлектә булганмы? Иванайлылар бу хакта беләләрдер һәм фаш итәргә теләмиләрдер кебек тоела.
Баксаң, үзен Альберт Сафиевмын, дип таныткан кешенең Иванайга беренче генә тапкыр кайтуы түгел икән. Әнисен авылдашлары җирлгәннән соң кайтып, каберенә тере чәчәкләр салып киткән дип сөйлиләр. Үзен күргәннәр... Тик ни өчен ул авылдашлары, ерак булса да туганнары белән ныклап контактка керми? Әле ул кайда? Ни өчен ул күренә дә, шундук югала? Болары табышмак...
Альберт Сафиевның исән булуына ишарәләүче янә бер мисал. Түбән Иванайга берничә ел рәттән аның хезмәттәше килеп йөргән икән. Ә ул: “Без Альбертны югалттык, тик аның үле гәүдәсен тапмадык,”—дип сөйләгән булган.
Яугир-интернационалистлар турында истәлекләрдә Альберт Александрович Сафиев 1980 елның май аендагы бер көндә Әфганстанның Фарах кышлыгы тирәсендә барган сугышта һәлак булган булып исәпләнә.
Алай булгач аның исеме астында Иванайга кем кайтып йөри? Өрәк түгелдер бит!
Читайте нас: