Тиресне тыкырыкларга чыгарып өю кебек ямьсез күренеш безнең район авылларында да очрый. Бүген Борай районында моңа охшаш хәлгә тап булырга туры килде. Бер йорт янында урамда метр чамасы биеклектә тирес чүмәләсе өелеп тора. Яхшылабрак карасам, болай гына чыгарып өелгән тирес өеме түгел икән ул. Уртасыннан су ала торган колонка күренеп тора!
Гадәттә, биоягулык үзенчәлеген исәпкә алып, тиресне теплица, парникларны җылыту өчен файдаланалар. Ә ник бу мөмкинлекне башка максатларда да кулланмаска, дип уйлаганнарыдр, күрәсең. Чынлап та, сатып ала торган материал түгел. Өеп куйсаң, кыш көнендә дә йомырка куырырлык температура тәэмин итә ала. Мөгаен, бу авылда кыш көннәрендә колонка туңып, су ала алмый җәфа чиккәннәрдер.