Барлык яңалыклар
Гаҗәп хәлләр
30 март 2018, 16:47

Балтачта бер йорт түбәсеннән рекордка тиң озынлыкта боз сөңгесе сузылган

Балтачта бер йорт түбәсеннән боз сөңгесе җиргә кадәр сузылган.

Март—матур мизгелләргә бай ай.
Кыш белән яз алышкан мизгелдә төнлә һәм көндез һава температурасы аермасы шактый. Мондый чакта, кар эри башлау белән өй түбәләреннән боз сөңгеләре эленә. Боз сөңгеләренең кайчак түбәдән җиргә кадәр салынганын да күрергә мөмкин.
Миләүшә Фәтхинурова редакциягә тәкъдим иткән фотода да боз сөңгесе рекордка тиң озынлыкта. Көн яктысында боз сөңгесе бәллүр сыман ялтырый.
Боз сөңгеләре яз аена бизәк өсти дә ул. Кайчак алар хәвеф тә тудыра. Сукмак, тротуарлар өй кыеклары астыннан үткән урыннарда игътибарлы булу кирәк.
Читайте нас: