Барлык яңалыклар
Гаҗәп хәлләр
21 февраль 2018, 14:03

Пермьдә агач бөреләре кузгала башлаган

Пермь шәһәрендә агачларда бөреләр уяна башлаганыны турында ВКонтакте социаль челтәренең “Подслушано Пермь” битендә уртаклашканнар.

Төннәрен салкын. Шулай да агачлар яз якынлашканын ныграк сизә, күрәсең. Пермь шәһәрендә тупыл агачларында бөреләр уяна башлаганына игътибар иткән берәү бу хакта ВКонтакте социаль челтәренең “Подслушано Пермь” битендә уртаклашкан.
Комментаторларның фикерләре төрлечә. Берәүләр моны үткән елның яз башында мәңгеләштерелгән мизгел дип исәпли. Икенчеләр, чагыштырмача җылы килгән бу кышта, былтыр декабрь аенда ук мондый хәлгә тап булганлыгын белдерә. Табигать уянуын янә берәү фотофакт белән дәлилләгән. Ул шушы пост астындагы комментарийга шушы көннәрендә үзе төшергән фотоны урнаштырган.
Пермь шәһәрендә тал “песи”ләрен дә фотога төшереп алганнар.
Көндез җылы. Кояш җылысы агач бөреләрен уятырлык, күрәсең.
Читайте нас: